ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Аның эшендә Теләче район Советы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Транспорт  һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары -  Айрат Җиһаншин белән Камил Садриев катнашты.

Бүген, 16 февральдә, «Батыр» спорт комплексында 23 февраль-Ватанны саклаучылар көненә багышланган 1,2,3 нче номерлы Теләче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында «Күңелле стартлар» шау-шулы һәм күңелле узды.

13-15 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар телендә белем алучы укучылар арасында татар әдәбияты фәне буенча олимпиаданың йомгаклау Республика этабы үтте.

14 февраля библиотекарь  Верхнекибякозинской сельской библиотеки  провела информационный час «Җырым белән җиңдем дошманны”, посвященный 117-летию со дня рождения татарского поэта, Героя Советского Союза Мусы Джалиля. В ходе мероприятия дети узнали об интересных фактах из жизни поэта, его детских и юношеских лет, о его литературной деятельности, о том, как он воевал, попал в плен и о книге автобиографических стихов «Моабитская тетрадь». Произведения “Моабитской тетради” были переведены на многие языки и стали классикой военной поэзии.

11 февраль көнне Иске Җөри модель китаханәсе хезмәткәрләре Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай  исемендәге Дәүләт бүлеге иясе, якташыбыз Ф.Хөснинең тууына 115 ел тулу уңаеннан “Әдәбиятыбызның йөзек кашы” исемле әдәби кичә оештырдылар. Чарада Иске Җөри урта мәктәбенең укучылары катнашты. Укучылар Фатих Хөснинең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, экран аша язучының сүзләренә иҗат ителгән җыры тыңланылды. Шулай ук кичәдә, язучының “Кабак” хикәясе театрлаштырып балаларга җиткерелде. Башка әсәрдәреннән өзекләр укылды.

15 нче февраль –герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Бөтендөнья татар җәмәгатьчелеге шагыйрь  Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Бу чарада  Алан урта мәктәбе укучылары да актив катнашты. Туган якны өйрәнү музеенда “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дип аталган әдәби чара үтте. Чарада 2-7 нче сыйныф укучылары катнашты.

Танылган шәхесләрнең берсе- Равилә апа Шәйдуллина. Авыл халкы гына түгел, мәктәп укучылары да аның әсәрләрен кызыксынып укып бара. Равилә апа  үзе дә мәктәп белән элемтәсен өзми, һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер тора. Бүгенге көндә укучыларыбыз кулында ул бүләк иткән “Ялкын” журналы.

Бүген Теләче урта мәктәбенең педагог-психологы Габдрахманова З. З. җитәкчелегендә 7 "Б" сыйныф укучылары Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында булдылар. Балалар тәрбиячеләр, кече тәрбиячеләр ролендә булдылар, логопед дәресендә шөгыльләнделәр. Шөгыльләр практика буларак барды, балалар үзләрендә тәрбияче ролен сынадылар һәм мәктәпкәчә белем бирүгә ни дәрәҗәдә ихтыяҗ барлыгын аңладылар.

9 ынчы гасырның бөек рус җырчысы Федор Иванович Шаляпинның тууына 150 ел булды. Якташыбыз 1873 енче елның 13 енче февралендә Казанда туа. Дөнья музыкаль мәдәниятенә Шаляпин бәяләп бетергесез зур өлеш кертә.

Шагыйрь, көрәшче, Бөек Ватан сугышы герое. Апрель ае Тукай ае булса, февраль аен без Җәлил ае дибез, чөнки без февраль аеның беренче яртысын тулысы белән шагыйрь Муса Җәлилгә багышлыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International