ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен үткәрү бер матур традициягә әверелде. Ел саен балаларыбыз аның шигырьләрен, җырларын бик яратып өйрәнәләр, әдәби әсәрләрен сәхнәләштерәләр. Быел да тырыштык- матур бәйрәм үткәрдек. Балаларыбыз шагыйрьнең әсәрләре аша әдәпле, тәртипле, батыр, Ватанга тугрылыклы булырга өйрәнәләр. Шулай булгач, киләчәгебездә өмет бар. Муса Җәлил мәңге безнең күңелләрдә!

Бу акция китапка сакчыл мөнәсәбәт пропагандалау, китап укуны популярлаштыру, матур әдәбият белән тәэмин итү буенча эшчәнлекне оештыру максатларында һәм өйдәге китаплар белән башкаларны да таныштыру өчен оештырыла. Шушы бәйрәм хөрмәтенә Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китапханәгә китап бүләк ит!” дигән Бөтенроссия акциясе булып узды. Җыелган китаплар төрле-төрле. Чөнки бу китаплар төрле характердагы һәм төрле профессия кешеләрендә яшәгәннәр. Шуңа күрә дә алар тагын да кызыклырак. Ә хәзер бу китаплар башка кешеләргә хезмәт итәчәкләр. Бу китапларның һәрберсен кабат-кабат яратып укый торган үз китап укучылары булачак, аларның һәркайсына урын табылачак. Акциядә катнашучы даими укучыларга Урта Мишә авылы китапханәчесе рәхмәтен белдерә.

Шул уңайдан, Баландыш авылы китапханәсендә “Китапханәгә китап бүләк ит!” акциясе оештырылды. Авыл халкы шәхси китапханәләрдән үзләре укыган китапларны бүләк итеп китерделәр. Бу акция китапка сакчыл мөнәсәбәт пропагандалау, китап укуны популярлаштыру, матур әдәбият белән тәэмин итү буенча эшчәнлекне оештыру максатларында һәм өйдәге китаплар белән башкаларны да таныштыру өчен оештырыла.

15 февраль көнне Олы Мишә урта мәктәбендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117ел тулуга багышланган чара узды.  Программаны  татар  теле һәм әдәбияты укытучылары Хамидуллина Р.Ф. һәм Сафина Ә.З.әзерләделәр.Укучылар М. Җәлилнең  “Кызыл ромашка”шигырен сәхнәләштерделәр, рәсем конкурсында катнаштылар. Балалар “Татар уллары-2023” марафонында катнашып, Муса Җәлил шигырьләрен сөйләделәр.Китапханәдә  китап күргәзмәсе оештырылды

11 февральдән алып 18 февральгә кадәр ил буйлап “Ихлас күңелдән китап бүләк ит” (“Дарите книги с любовью”) акциясе үткәрелә. Әлеге акция 14 февральдә бик күп илләрдә үткәрелә торган Китап көненә багышланган.

  Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә әлеге акциягә бик теләп кушылдылар һәм балаларга китап укуга кызыксыну уяту максатыннан журналлар, китаплар бүләк иттеләр.

12 февральдә Олы Нырсы авыл китапханәсендә Куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында 4-5 сыйныф укучылары өчен «Куркынычсыз Интернет» мәгълүмати уен сәгате узды. Биредә социаль челтәрләрнең һәм Интернетның файдасы һәм зыяны турында сөйләшү узды. «Мине таны» уены уйналды. Китапханәче балаларга уку өчен файдалы булган сайтлар турында сөйләде.

Выходец из бедной деревенской семьи, подлинный народный самородок, пробившийся из низов к лучшим мировым сценам, чье имя даже спустя более 70 лет после смерти остается одним из главных «брендов» отечественной культуры. Учащиеся познакомились с основными этапами жизни и творчества Ф. Шаляпина. Мероприятие сопровождалось небольшим видеороликом, фото и прослушиванием некоторых арий из его репертуара.

Казаклар авыл китапханәсендә Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Язмышларга буйсынмас җанны калдырасы иде шигырьдә” дигән темага иҗатына күзәтү үткәрелде. Фәнис Гатаулла улы Яруллин - Татарстанның халык шагыйре, прозаик, язучы һәм драматург, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры. Китапханәче Альбина Рахматуллина аның авыр тормыш юлы турында сөйләде, иҗаты белән таныштырды, китапларга күзәтү ясады.

Бу вакыйга уңаеннан 10 февраль көнне Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Милли уеннар - тәрбия хәзинәләре"дигән фольклор кичәсе үткәрделәр. Чарада татар халкының онытылган уеннарын өйрәнделәр. Балалар башкаруында халык авыз иҗаты әсәрләре яңгырады. Балалар «фольклор» төшенчәсе белән таныштылар. Чара яшь буын арасында фольклорны популярлаштыруга юнәлдерелгән. Шулай ук чара халык авыз иҗатын алга этәрүгә ярдәм итә.

2023 елның 14 февралендә , совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 34 ел тулу уңаеннан, Теләче муниципаль районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы подполковник, очучы, хәзерге вакытта Теләче районы сугышчы-әфганчылары һәм интернационалистлары идарәсе әгъзасы Ногманов Мөнир Зәки улы белән очрашу узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International