ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген безнең балалар бакчасына район үзәк шифаханәсеннән  табиблар һәм авыл фельдшеры  килде. Алар балаларның сәламәтлеген тикшерделә,  сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәклеген аңлаттылар. Балалар табибларны  кызыксынып күзәттеләр һәм тикшерү барышында табибларның сорауларына җавап бирделәр

11 февраль көнне  Иске Җөри модель китапханәчеләре балалар белән әңгәмә уздырдылар, "Тарих битләрендә Теләчем" дип исемләнгән презентация күрсәттеләр. Балалар  күргәзмәгә куелган "Җөри юлы - гомер юлы" китабы белән дә таныштылар.

1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән мәгънәсез Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Алар барысы да тау-таш арасында, үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыды. Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерде.  Шул еллардан бирле күп сулар аккан. Әмма әфганчыларыбыз кичергән язмышны сулар, еллар гына юа алмый. Алар безнең белән, алар – безнекеләр, безнең арада. Бу турыда безнең онытырга хакыбыз юк. Сугышның дәһшәтен, әфганчыларның батырлыгын искә төшерү максатыннан 11 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре   “Әфганстан -  йөрәк ярасы“ дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрделәр.

    10 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе "Без - Фатыйх оныклары, Хөснинең йөзек кашлары" дигән әдәби кичә уздырды. Кичә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай дәүләт премиясе лауреаты, якташыбыз Фатих Хөснинең тууына 115 ел тулуга багышланган иде. Чарада Фатих Хөснинең "Кабак" хикәясе сәхнәләштерелде, язучының  хикәяләре, авылдашларының  язучыга багышлап язган шигырьләре укылды. Ахырда Фатих Хөснинең "Кошлар тынды" җыры башкарылды.

14 февраль көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында район китапханәчеләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе булып үтте. Китапханә директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы катнашучыларны якын киләчәкнең төп планнары һәм бурычлары белән таныштырды һәм ​​Олы Нырсы  авылы китапханәчесе Гиниятова Ләйсән Габдрәүф кызын юбилее белән котлады. Чараны дәвам итеп методик бүлек җитәкчесе Садыкова Наилә Фәрит кызы презентация ярдәмендә “Пушкин картасы” проекты һәм Прокультура сайты белән эшләү турында тулырак аңлатты. Ә Татарстан Республикасының Милли Китапханәсе тарафыннан оештырылган "Код доступа" дип исемләнгән китапханә форумында катнашып кайткан  методист  Фәсхиева Раилә Васил кызы  үзенең  тәэсирләре белән уртаклашты.

11-13 нче февраль көннәрендә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасында татар теле  буенча Республика олимпиадасының йомгаклау этабы үтте. Биредә  Баландыш төп  мәктәбеннән  2 укучы катнашты. 8 нче сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия призер булды! Укытучысы: Зәйнуллина Рушания Хәким кызы. Укучыны  һәм укытучыны әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар теләп калыйк!

Хәзерге тормыш үз стандартларын куя: базар икътисады шартларында кешегә теләсә кайсы яшьтә уңышлы булу өчен финанс грамоталы булырга кирәк. Шуңа күрә икътисади белем нигезләрен өйрәтүне инде балалар бакчасында башларга кирәк, чөнки акча һәм аларны куллану турындагы күзаллаулар мәктәпкәчә яшьтә формалаша башлый.

12 февраль көнне Балтачта йөзү буенча егет-кызлар арасында интернациональ сугышчылар истәлегенә ачык фестиваль узды. Спорт  мәктәбенә йөрүче йөзүчеләребез дә әлеге фестивальдә уңышлы чыгыш ясап кайтты. Балык Бистәсе, Мамадыш, Кукмара, Саба, Балтач, Теләче районнарыннан 90 нан артык спортчы катнашты әлеге ярышларда. 

Биредә Балыклы башлангыч мәктәбе укучылары Кәримов С. Һәм Сибгатуллин И. катнашты . 4 нче сыйныф укучысы Сибгатуллин Ильяс призер булды. Укытучысы  Сафиуллина Әминә Тимергалиевна. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз.

8 февраль көнне районның белем бирү оешмалары җитәкчеләре Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре Домолазов Сергей Михайлович һәм эшмәкәр Насретдинов Артур Камил улы белән Башкарма комитет җитәкчесе Хәмидуллин Илнур Хаҗинур улы катнашында узган очрашуда катнаштылар. Очрашу барышында алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International