ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Китапханәченең һәр килүен  китап сөючеләр көтеп алалар,китапханә хезмәтләреннән бик теләп файдаланалар һәм киләсе очрашуны түземсезлек белән көтәләр. Китап укучылар китапханәчегә яңа китапларга һәм журналларга кызыклы күзәтү ясавы өчен рәхмәт белдерделәр.

Татар халкының тарихи хәтерендә Сөембикә ханбикәнең язмышы Казан ханлыгы фаҗигасе белән символик рәвештә бәйләнгән. 14 август көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре Сөембикә ханбикәгә багышланган «Казан тарихында Сөембикә» исемле тарихи дәрес үткәрделәр. Мондый дәресләр балалар хәтерендә гомер буе саклана, чөнки үсеп килүче буын  өчен  борынгы тарихи язмалар бик тә кадерле ядкарь.

Бу елмаю — «әкият», «табышмак», «мәзәк». Күргәзмәдә кызыклы хикәяләр һәм повестьлар, балалар һәм җәнлекләр турында китаплар, күңелле шигырьләр урын алды. Ә кызыксынучан балалар өчен-иллюстрацияле энциклопедияләр, белешмәлекләр бар. Без балаларны китапханәгә кызыклы,  мавыктыргыч балалар китабы дөньясы белән дуслашырга, җәйне күңелле һәм танып-белү белән тәмамларга чакырабыз. Китапханәнең яшь кунаклары нинди табышмаклар, әкиятләр, хикәяләр булуын   – үсемлекләр дөньясы, хайваннар турында  һәм кызыклы мәгълүматлар бар икәнлеген белделәр.

Китапханәчеләрнең һәр килүе – китап сөючеләр өчен көтеп алынган, алар китапханә хезмәтләреннән бик теләп файдаланалар һәм киләсе очрашуны түземсезлек белән көтәләр.   Укучылар үзәк китапханә хезмәткәрләренә еш килүләре һәм китапларга кызыклы күзәтү ясаулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Наталия Геннадьевна Волкова күп кенә бүләкләр һәм премияләр иясе: Алексей Толстой исемендәге конкурс дипломанты (2011), Сергей Михалков исемендәге яшүсмерләр өчен иң яхшы әсәр премиясе лауреаты (2012), Ершов, К.Васильев исемендәге премияләр лауреаты, Крапивин исемендәге премия финалисты (2017).


24
август, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 7 сентябрендә Теләче муниципаль районының Теләче авылында Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итә.


23
август, 2022 ел
сишәмбе

Арабызда шәфкатьле, игелекле кешеләрнең күп булуы күңелгә сөенеч өсти.

Кичә, ягъни 22 август көнне "Батыр" спорт коплексында район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин район халкын кабул итте.


22
август, 2022 ел
дүшәмбе

Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Теләче үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре ял паркында  «Россия символлары-ил тарихы» дип исемләнгән мәгълүмат чарасы үткәрделәр. Өч төстәге Россия флагы беренче тапкыр рәсми рәвештә 1991 елның 22 августында Мәскәүдә РФ Дәүләт Думасы бинасы өстенә беркетелә. Ак, зәңгәр йәм кызыл төсләрдәге тигез горизонталь полосалардан торган флаг-“дәүләт триколоры” герб һәм гимн белән беррәттән, илебезнең рәсми дәүләт символы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International