Мобилизация игълан ителгәннән соң, күпләр өчен аеруча зур мәгънәгә ия бу әйтем. Маскировкалы сеткаларның сугыш зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын истә тотып, Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы коллективы маскировка сеткасын үрү эшендә актив катнаштылар. Егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсын, илебездә тынычлык, иминлек урнашсын, дип бергәләп теләкләр теләп эшләделәр. Юкка гына халкыбыз күп көч һәм вакыт таләп итә торган эшләрне күмәкләшеп, өмә ясап башкармаган. Иң мөһиме – ир-егетләр безнең ярдәмне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз.
Бу көнне без районыбызның абруен, куәтен күтәргән, тормыш елъязмасына матур сәхифәләр өстәп барган ветераннарыбызны зур хөрмәт белән искә алабыз, алар өчен горурлык хисләре кичерәбез.
Алар «Алдынгылар хәрәкәте» нең кыйммәтләре турында сөйләделәр, тантаналы рәвештә «Сәяхәт башлана» дәфтәрләрен тапшырдылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр белән «Беренчеләр вакыты» дигән квест- уенын үткәрделәр.
29 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә "Иҗатка барлык яшьтәгеләр дә буйсына" диеп исемләнгән искиткеч иҗат остаханәсе узды. Чара җылы һәм дустанә атмосферада үзләренең иҗади потенциалын ача алган өлкәннәр өчен махсус оештырылды.
Теләче районы Балалар иҗат үзәгенең «Сюрприз» үрнәк бию коллективы (җитәкчеләре Баева Зилэ Рафаил кызы, Касимова Ләйлә Ильмаз кызы, Гайнутдинова Радмилла Марат кызы) Әлфия Авзалова исемендәге IV нче халыкара фестивалендә катнашып III дәрәҗә лауреат исеменэ лаек булдылар.
2025 елның 28 сентябрьдә «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы«Татарстанның бадминтон өметләре-3 тур» сайлап алу этабында катнашты.
Китап укучылар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. «Салават күпере» журналы белән таныштылар, аның битләрендәге мавыктыргыч маҗаралар, дуслык турындагы вакыйгалар, яңа ачышлар, шулай ук лабиринтлар, кроссвордлар һәм башка кызыклы биремнәр белән таныштылар. Журналлар дөньясына сәяхәт барышында балалар китапханәдә күпме кызыклы һәм файдалы басмалар барлыгын белделәр.
Әлеге күргәзмә балаларның хайваннарны һәм кошларны искә алган әдәбият турындагы белемнәрен киңәйтүгә, шулай ук аларга карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән. Хайваннар турындагы китаплар балаларда да, өлкәннәрдә дә кызыксыну уята. Энциклопедик характердагы әдәбиятның ачык хикәяләре һәм иллюстрацияләре укучыларны хайваннар дөньясы белән җентекләп танышырга ярдәм итә. Әлеге күргәзмә ярдәмендә китап укучылар бик күп кызыклы фактлар, мавыктыргыч мәгълүматлар белә һәм хайваннар, кошлар дөньясы белән бәйле темаларның киң колачын ача алачак.
Уенда Теләче урта мәктәбенең 8 “Б” сыйныфы укучылары катнашты. Әдәби уенда һәр команда квест станцияләрен үтеп, әдәбият өлкәсендәге белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәтте. Чара барышында укучылар бик күп уңай тәэсирләр, яңа белемнәр алды. Уенның максаты – балаларның әдәбиятка кызыксынуын арттыру, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү һәм командалык эшчәнлеген ныгыту иде.
21 нче сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә “Тынычлык булсын килер көннәрдә” дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде. Әлеге дәрес барышында балалар бәйрәм тарихы турында мәгълүмат тыңладылар, тынычлык символы булган күгәрченнәр ясадылар, шулай ук тынычлык темасын яктырткан шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр укыдылар. Чара “Тынычлык синең өчен нәрсә ул?” дигән сораштыру белән дәвам итте. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, балалардан “Тынычлык - ул халыклар дуслыгы, сугышларсыз дөнья, игелекле, яхшы кешеләр” дигән җаваплар тыңланды. Бу чара балаларда тынычлык һәм дуслык кыйммәтләрен формалаштыруга, шулай ук җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм татулыкның мөһимлеген аңлауга ярдәм итте.