ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

07.07.2022-13.07.2022 кадәр Олы Мишә урта мәктәбеннән 4  укучы Биектау муниципаль районында (Куркачи) оештырылган  палаткалы  хәрби –патриотик лагерьда  булдылар.  Укучылар ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар.

Патриотизм хисе, ЛДХРда һәм Украина территориясендә тыныч халыкны яклау буенча хәрби бурыч башкаручыларга ярдәм итү теләге күп кешеләрне берләштерде. 

Айдар авылы китапханәсе «Зыялы гаилә - милләтем киләчәге» дип исемләнгән китап  күргәзмәсе тәкъдим итте. Күргәзмәдә әлеге бәйрәмнең тарихы, җәмгыятьтә гаиләнең роле, гаилә мөнәсәбәтләре төзү һәм балаларны тәрбияләү турында китап, журналлар урын алды. Бу көнне китапханәгә килгән һәр укучы бәйрәм уңаеннан мәхәббәт һәм тугрылык символы булган, изге теләкләр  язылган ромашка чәчәгенә ия булды. Шулай ук китапханәнең иң күп китап укучысы исеменә ия булган Сафиннар, Ахметшиннар гаиләләрен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар белән гаилә, мәхәббәт, игелеклелек, ата-аналар турындагы шигырь-хикәяләр буенча кычкырып укулар үткәрелде.

Җәйге укулар программасы кысаларында  Үзәк авыл китапханәсендә «Менә ул безнең җәй" дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрелде. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Эшләр төсле карандашлар белән башкарылды. Конкурста балалар җәйге хис-кичерешләре һәм укылган әкиятләрдән алган тәэсирләре белән дә уртаклаштылар. Үз рәсемнәрендә малайлар һәм кызлар кояш, салават күпере, чәчәкләр, күбәләкләр, балалар рәсемнәре ясадылар. Барлык эшләр дә кызыклы булып чыкты: берсе - үзенчәлекле башкару манерасы, икенчесе - гаять сөйкемле детальләр аркасында, өченчеләре уй - фикерләре белән бик отышлы булды. Ә чара ахырында китапханәнең яшь китап укучылары әкияти викторина сорауларына җавап бирделәр, җәй турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне яратканнарына һәм якыннарына ромашкалар бүләк итү кабул ителгән. Бу нәфис чәчәкләр  чиста һәм якты хисләр символы.

Кешелек байлыгы - китап, ләкин китап тирәсендәге даирә тарая бара: укучы кулыннан китапны башта телевидение тартып алса, хәзер интернет тагын да кысрыклады. Әммә бер хакыйкать бәхәссез: иманлы бала тәрбияләүгә бары тик китапларга һәм әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләргә таянып кына ирешеп була. Шушыларны истә тотып, 10 июль көнне Сауш авылы китапханәсендә «Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә» дигән тематик кичә үткәрелде.

Айдар авылы китапханәчесе  китап һәм журналларга сак караш, китап белән эш итү культурасы тәрбияләү һәм искергән, таушалган китапларны ремонтлау буенча «Китапка икенче тормыш бүләк ит» акциясе кысаларында «Китаплар хастаханәсе” дип исемләнгән  чара  үткәрде. Чара барышында «Китап - синең иң яхшы дустың», «Сәламәт бул, Китап!» дигән китапханә дәресләре һәм «Книжкин Айболит» мастер-классы үткәрелде. Китапханәче балаларга китап чыгаруда нинди зур хезмәт куелуы турында сөйләде, китап укучыларны кабат сөендерсен өчен, китапчыкларны ничек «дәваларга» кирәклеген күрсәтте. Балалар таушалган битләрне  төзәттеләр, карандаш тамгаларын бетерделәр, ертылган битләрне ябыштырдылар.

Чара барышында балалар табигатьнең искиткеч дөньясына кызыклы сәяхәт кылдылар. Сөйләшү барышында алар әйләнә-тирә мохит турында, аңа сакчыл карарга кирәклеге турында фикер алыштылар. Куркыныч астында булган хайваннар һәм кеше гаебе аркасында килеп чыккан экологик проблемалар белән таныштырылды. Аннары балалар «Экопроблемы», «Заморочки», «Четвертый лишний» кебек уеннарда катнаштылар, урман турында табышмакларга җаваплар эзләделәр, мәкальләрне искә төшерделәр, танылган язучылар – натуралистларның әсәрләрен, табигать турында шигырьләр укыдылар.

2022 елда РФ Президенты Указы белән ул рәсми статус алды. Шул уңайдан Шәтке авылы китапханәсендә “Гаилә темасы әдәби әсәрләрдә” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәгә зур тормыш тәҗрибәсе туплаган гаиләләр турындагы әсәрләр куелды. Китапханәгә килгән укучыларга  “Иманлы гаилә” дигән буклетлар таратылды, анда балалар өчен кызыклы һәм файдалы мәгълүмат табарга мөмкин.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Теләче җирлекара һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар белән күңелле чара уздырды. Катнашучылар ромашканың таҗларын өзә-өзә анда язылган  биремнәрне үтәделәр. Гаилә темасын яктырткан вакытлы матбугат белән таныштылар. Ахырда китап кыстыргыч ясау буенча мастер-класс күрсәтелде.

Шулай ук бәйрәм көне уңаеннан китапханәнең уку залында “Гаилә – гомер  бишегем” дип исемләнгән тематик күргәзмә куелды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International