ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

16 апрель көнне Балыклы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре обелискны һәм аның тирә-ягын чистарттылар.

Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре булган кебек керәшен халкының да үз бәйрәмнәре, милли традицияләре үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Халык йолалары кешеләрнең куңелен били, бер -берләрен якынайта, дуслаштыра. Шул уңайдан Субаш авыл клубында авыл яшьләре белән берлектә "Һәр халыкның үз тарихы" дип исемләнгән тематик очрашу үткәрелде.

Соңгы елларда  терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. 16 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Экстремизм һәм террор афәтеннән сак булыйк “-дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә авыл яшьләре белән үткәрелде.Сүз террорризм һәм экстремизмның асылы, аның китергән афәтләре турында барды. Шулай ук үзеңнең һәм башкларның иминлеген саклау өчен ниләр эшләргә кирәклеге әйтелде.

Ел саен 18 апрельдә Россиядә, дөньяның күп кенә илләрендәге кебек үк, Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне билгеләп үтелә. 16нчы апрель көнне, әлеге истәлекле дата уңаеннан, Айдар авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә «Тарих сулышы» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Оештыручылар Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне белән таныштырдылар. Һәйкәлләрнең үзләренә карата ихтирамлы һәм сакчыл мөнәсәбәт таләп итүен искә төшерделәр.
Тарих һәйкәлләре... алар тарихның күренекле шаһитлары, аның данлы битләренең символлары. Һәйкәлләрне өйрәнегез һәм аларны саклагыз! Үткәннәрсез киләчәк юк.  Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

18 апрель бөтен дөньяда Халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар көне буларак билгеләп үтелә.  Шул уңайдан 16 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән берлектә, сугышта һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган  обелиск янында өмә үткәрдек. Аның тирә-ягын чистартып, чүпләрдән арындырдык.  Һәйкәлләрне карап, чистартып тору безнең төп бурыч. Исәннәрнең кадереп, үлгәннәрнең каберен белик. Һәйкәлләр — әби-бабаларыбыз вакытыннан безнең һәм киләчәк буынга  калган олы бер мирас ул. Батырлар Даны Мәңгелек!

16 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә укучылар өчен Укы – үкенмәссең! дигән журналларга багышланган китапханә сәгате үтте. Китапханәче басмаларның ни өчен вакытлы матбугат дип аталуы, “пресса” сүзенең безгә каян килеп керүе, журналның газетадан аермасы, вакытлы матбугат басмаларының төрләре турында сөйләде.  Балалар китапханәбезгә килә торган “Ялкын”, Салават күпере”, “Сабантуй” , “Чаян” исемле журналлар белән таныштылар. “Кара, сайла һәм укы!” дигән журналлар күргәзмәсендә балалар үзләрен кызыксындырган журналларны тапты. 
 

14 апрель көнне Лесной авыл клубында "Телебез матур, бай һәм яңгыравыклы"дигән чара үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре халыкара туган тел көне барлыкка килү тарихын тәкъдим иттеләр. Халык әйтемнәре һәм мәкальләре әзерләделәр, конкурс, табышмаклар үткәрделәр, "күп мәгънәле сүзләр" уены, кроссвордлар чиштеләр.

Үзәк авыл мәдәният йорты директоры Кристина Майсурадзе «Яшьләрнең Профсоюзда профессиональ-шәхси компетенцияләре» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан 15 апрель көнне Максабаш һәм Ю.Кибәхуҗа авыллары мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче өлкәннәр өчен өчен “Цифрлаштыру һәм 21гасырның яңа технологияләре” дигән информацион сәгать үткәрделәр. Бүгенге тормышны гаджетсыз күз алдына да китерә алмавы берәүгә дә сер түгел. Бөтен дөньяны яулап алган цифрлы тормыш халыкны күп кенә мәшәкатьләрдән арындырырга ярдәм итә. Күпләр өеннән чыкмыйча гына төрле түләүләрен башкара, кирәкле документларын ясата, ерак чит илләрдәге туганнары һәм якыннары белән аралаша, табибларга һәм башка хезмәт күрсәтүче оешмаларга чиратка языла. Чара барышында  өлкәннәр смартфоннар һәм «Алиса»ның иң популяр кушымталарын:“РФ Дәүләт хезмәтләре”,  “РТ Дәүләт хезмәтләре”, “телеграм” , “Zoom” кушымталарын кулланып эшләргә өйрәнделәр.

1961 елның 12 апрелендә яз иртәсендә көчле ракета – носитель орбитага тарихта беренче «Восток» космик корабын Җирнең беренче космонавты-Советлар Союзы гражданы Юрий Гагарин белән бортына чыгара. Шул вакыттан башлап космонавт бик ерак атлады, ә бөтен дөньяда ерак планеталарга кызыксыну елдан-ел арта бара. 12 апрельдә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелә. 

13.04.22 ел көнне Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Рябинушка" фольклор коллективы катнашучыларын космосны үзләштерү тарихына сәяхәт кылырга чакырдылар, Кояш системасы планеталарын искә төшерделәр, космик табышмаклар чиштеләр, «Йолдызлар һәм галактикалар дөньясында»дип аталган астрономик викторина сорауларына җавап бирделәр. Космос, йолдызлар, күк турында җырлар да искә төшерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International