ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2021 ел
җомга

Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүче укучылар өчен «Минем гаиләм – минем байлыгым»  дип аталган күңел ачу сәгате булып узды. Укучыларыбыз бәйрәм тарихы белән  таныштылар, гаилә көненә багышланган мәкальләрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, соңыннан  рәсем ясау конкурсында катнаштылар.  

8 июль көнне Теләче үзәк ял паркында Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан киң даирә укучылар өчен Теләче Үзәк китапханәсе тарафыннан «Гаилә – тормышның тылсымлы символы» исемле викторина үткәрелде.

     Әлеге бәйрәмнең символы – ак ромашкалар.  Кызыксынучан укучыларыбыз исә шушы ромашка чәчәкләренең таҗларында яшерелгән сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр.  Чарага әзерләнгән күргәзмәдә гаилә белән уку өчен китаплар, газета-журналлар тәкъдим ителде.

Үсемлекләрдән  башка җир йөзендә тереклек тә булмас иде. Ә аларның кайберләре   белән бик күп авырулардан дәваланырга да мөмкин.  3 июль көнне Югары Мәтәскә авыл клубында "Балаларны  шифалы үләннәр белән таныштырабыз" дип исемләнгән чара үтте.  Болынга чыккан балалар табигатьнең матурлыгына сокландылар, алар кайсы үләннәрнең шифалы икәнен аерырга  өйрәнделәр.

Һәр гаиләнең дә мәхәббәт җимеше - балалар. Шушы уңайдан, Баландыш мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, балалар өчен "Мин гаиләмне яратам" дип исемләнгән чара үткәрелде. Биредә сабыйлар үз күллары белән төрле эшләнмәләр, рәсемнәр ясадылар һәм бәйрәм тарихы белән таныштылар.  Шулай ук кызыклы табышмак һәм сорауларга җавап таптылар.

Баландыш авылының мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген, тәмен тоеп, бәхетле булып яшәргә язсын дигән теләктә кала!

8 июль көнне Караширмә авылы балалары Иске Җөри авылы   китапханәсенә бардылар. Анда алар беләг "Теләчем - нурлы төбәгем" дигән темага сөйләшү үткәрелде. Балалар  шулай ук, әлеге китапханә  белән дә таныштылар. Күп китаплар аларда   кызыксыну уятты.

Чараның максаты-балаларның юл йөрү кагыйдәләре, сигналлар һәм Светофор эше турында белемнәрен ныгыту, балаларның юл билгеләрен билгеләү турында күзаллауларын ачыклау, игътибарлылык тәрбияләү, урам аркылы чыгу вакытында ориентлашу күнекмәләрен ныгыту. Балалар юлда, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр.

Шул унайдан Максабаш авылы мэдэният йортында «Салават купере» исемле берләшмәгә йөрүче балалар белән "Минем гаиләм-минем байлыгым" дигән исем астында рәсем конкурсы үткәрелде.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Балалар безне һәрчак шатландырсын, безнең горурлыгыбыз булсын! Илләр имин, гаиләләр нык булсын!

Чара барышында балаларга 8 июль-гаилә бәйрәменең каян, ничек барлыкка килүе турында күп мәгълүмат бирелде.

     Балаларга гаилә учагын сакларга, һәм аңа сүнергә мөмкинлек бирмәскә кирәклеге турында аңлатылды.  Гаилә җылысын саклаучы төп билгеләр мәхәббәт һәм үзара аңлашу, сабырлык һәм уңышлар, бәхет һәм иминлек, игелек һәм елмаюлар.

 Чара гаиләгезне саклагыз, бер-берегезне яратыгыз, күбрәк елмаю бүләк итегез дигән матур сүзләр белән тәмамланды.

Изге гамәлләр кылу өчен беркайчан да иртәдә  соң да түгел! Әгәр синең кәефең яхшы икән, аны башкалар белән дә уртаклаш, ярдәмгә мохтаҗларга  ярдәм кулы суз. Шул уңайдан Ачы мәдәният йорты хезмәткәрләре "Игелекле эш кыл!"дип исемләнгән девиз астында  балалар белән берлектә, балалар мәйданчыгында җыештыру үткәрделәр. "Без барыгызны да анда чисталык һәм тәртип сакларга чакырабыз" дип халыкка мөрәҗәгать иттеләр.

 Чарада катнашканнарның барысына да зур рәхмәт!

8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә.  Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре бу көн уңаеннан гаиләләр белән “Бергә укуы күңелле” исемле чара үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International