ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Айдар авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Нәфис сүз"берләшмәсенә йөрүче Фәләхов Тәбрис "Татар сүзе" республика  бәйгесендә катнашып Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

"Түгәрәк уен" Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә  "Мунчала ясау өмәсе" күренеше белән катнашып, Югары Мәтәскә авыл клубы каршында эшләп килһче  "ФАЗЫЛ ЧИШМӘСЕ" Халык фольклор коллективы Лауреат дипломы белән бүләкләнде.  

Кыш бабай белән Кар Кызы балаларны чыршы янында каршы алды һәм балаларга  юлда  бүләк тутырылган капчыкларын югалтулары турында сөйләделәр. Уен барышында балаларга станция буйлап күңелле сәяхәт кылдылар һәм Кыш бабайдан бүләк табу өчен төрле биремнәрне үтәделәр. Моның  өчен балаларга үзләренең фантазияләрен, эрудициясен, фикерләү тизлеген һәм хәтта кайбер артистлык сәләтләрен кулланырга туры килде. Барлык биремнәргә дә җавап биреп, алар бүләкләр белән капчык таптылар һәм Кыш Бабайдан тәм-томнар алдылар.

Аны, әкияткә һәм могҗизага ышанып, озак көтәләр. 2021 елның 5 гыйнварында Ачы мәдәният йорты территориясендә мәдәният хезмәткәрләре "Алтын битлек" берләшмәсендә катнашучылар белән "Морозко һәм компания" дигән искиткеч яңа ел тамашасы әзерләделәр". Чыршы тирәли театральләштерелгән яңа ел тамашасында: Кыш Бабай, Кар кызы, күсе, төлке, Убырлы карчык һәм ел символы – Үгез балалар белән табышмаклар чиштеләр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Кунаклар өчен иң кызыклы өлеше конкурсларда һәм уеннарда катнашу, шулай ук күптән көтелгән Яңа ел лотереясы уйнатылды. Кыш Бабай һәм Кар Кызы балаларга бүләкләр тапшырды. Барысы да  бик канәгать калды.

12 январьдан башлап Шәтке авылы китапханәсендә татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан "Ак кәгазъдә күңел нурлары" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота. Аның ничәмә буынны гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, чакырып, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләп килгән поэзиясе бүген дә актуальлеген югалтмый.

"Һәр өлкәнгә рухи юл" акциясе кысаларында 14 гыйнвар көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе өлкәннәрнең өйләрендә булып, яңа кайткан китаплар һәм журналлар белән таныштырды. Укылган китаплары белән фикер алыштылар.

Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында “Тел – милләтнең нигезе” дип исемләнгән күргәзмә куелды.

12 гыйнвар көнне Шармыш авыл китапханәсендә «По заповедным тропам родного края» дип исемләнгән туган якны өйрәнү экскурсиясе үткәрелде. Презентация ярдәмендә «Почемучки» клубы балалары Татарстан Республикасы тыюлыклары белән таныштылар һәм туган якның матур, күптөрле табигатен күрделәр.

13 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре Теләче районы кабаттан оешуга 30 ел тулуга карата  “Район тарихының битләреннән” исемле әдәби сәгать үткәрде. Районыбыз көннән-көн матурлана, төзекләнә. Район үзенең гүзәл табигате, хәтфә болыннары, урман -күлләре, тырыш, хезмәт сөючән халкы белән данлыклы!

Телебезнең ни дәрәҗәдә матур һәм бай булуын күрү өчен аны яхшы белергә кирәк. Әлеге стенд туган телебезне үстерү, саклау һәм аңа мәхәббәт тәрбияләү уңаеннан ясалды. Чөнки тел борынгы бабаларыбыздан безгә калган мирас – байлык ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International