Геноцидка милләт, этник яки дин нигезендә кешеләр төркемен алдан ниятләп юк итү керә. Совет халкына каршы җинаятьләр массакүләм атулар һәм депортацияләр, концлагерьларга ябылу, җәзалау һәм көчләүнең башка формаларын үз эченә алган. «Без срока давности» федераль проекты кысаларында Казаклар авылы китапханәчесе «Бөек Ватан сугышы барышында Совет гражданнары геноциды» дип исемләнгән гомуми темага мәгълүмәт сәгате үткәрде, ул әлеге коточкыч вакыйгаларны искә төшерде, геноцид корбаннарын искә алырга мөмкинлек бирде, фашизм һәм нацизм идеологияләре белән көрәштә россиялеләрнең бердәмлеген ассызыклады.
16 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән «Коррупция балалар күзлегеннән» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Аның барышында балалар «коррупция» сүзенең мәгънәсен ачыклап, аның бүгенге тормышта нинди урын тотуы турында фикер алыштылар. Шулай ук, укучылар ришвәтчелеккә каршы ничек көрәшә алу турында үз җавапларын дәлилләр белән китерделәр. Мондый чаралар үткәрүнең максаты – мәктәп укучыларының игътибарын ришвәтчелек проблемасына җәлеп итү һәм аларда бу күренешкә нәфрәт хисе тәрбияләү. Ә нәтиҗәгә ирешү өчен балалар белән яшьтән эшләү кирәк.
12 апрель көнне, Космонавтика һәм авиация көне уңаеннан, Алан авылы китапханәсенең яшүсмер китап укучылары өчен Пушкин картасы проекты кысаларында уен-сәяхәт үткәрелде.
Баландыш мәктәбе укытучылары Мубаракшина Ф.Г, Шакирова Ә.З , әфганчы ветеран Мухаметшин Э.М. җитәкчелегендә “Хәтер бакчасы” («Сад памяти») акциясенә кушылды. Мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, тыныч тормыш өчен көрәшкән каһарман райондашларыбыз истәлегенә багышлап, агачлар һәм куаклар утырттылар. “Бу агачлар, куаклар фронтта башларын салган райондашларыбызны безгә хәтерләтеп торсыннар, бездән соңгы яшь буын да аларны тәрбияләп үстерсеннәр, хөрмәт белән карасыннар",- дип теләде алар.
16 апрель көнне Теләче җирлекара китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 139 еллыгы уңаеннан Пушкин картасы проекты кысаларында «Белемлеләр илендә» дип исемләнгән интеллектуаль уен-ярыш уздырылды.
15 апрель көнне "Батыр" спорт комплексы базасында "Һәвефсез тәгәрмәч – 2025» республика ярышларының район туры узды. Баландыш төп мәктәбе командасы иҗади конкурс номинациясендә 3 нче урынны яулады. (Җитәкчесе-Сафина А. Э.) Конкурс берничә этаптан торды:" Юл йөрү кагыйдәләрен белү", ”Медицина ярдәме", «Тормыш иминлеге нигезләре”, "Велосипедны фигуралы йөртү", "Иҗади конкурс". Мәктәбебезнең «Светофор» ЮИД командасын котлыйбыз!!!
Әлеге бәйрәм совет космонавты Юрий Алексеевич Гагаринның 1961 елның 12 апрелендә «Восток-1» космик корабында беренче космик очышын искә алу уңаеннан билгеләнелә. Космонавтика көне уңаеннан Сауш авылы китапханәсендә «Галәмгә юл» дип исемләнгән уен-сәяхәте кичәсе үткәрелде. Балалар өчен «Космос һәм без» темасына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара барышында катнашучылар беренче космонавт Ю. Гагарин турында, атаклы этләр Белка һәм Стрелка, аларның очудан соң булган киләчәк язмышы турында белделәр. Шулай ук, космос темасына видеоролик тәкъдим ителде, космос һәм Ю.Гагарин турында шигырьләр укылды, табышмаклар чишелде.
15 апрель көнне, Баландыш төп мәктәбенең бер төркем җырга- сәнгатькә гашыйк укучылары Теләче районы мәдәният йортында узган "Теләче йолдызчыгы" балалар халык иҗаты фестиваль – конкурсында катнаштылар. Әлеге фестивальнең максаты -Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының балалар һәм яшүсмерләр сәнгатен һәм эстетик иҗатын үстерү. 1 дәрәҗә лауреат дипломы белән ”Дуслык” ансамбле( җитәкчесе Сафина А.Э.), 2 дәрәҗә лауреат дипломы белән 2 класс укучысы Гайнутдинов Р. бүләкләнделәр. (җитәкчесе Тимербайева Ф.М.). Котлыйбыз!
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Олы Мишә авылы китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара үткәрелде. Авыл фельдшеры сәламәт яшәү рәвешен саклауның мөһимлеге, кеше өчен иң мөһиме — аның сәламәтлеге турында сөйләде. Чара барышында катнашучылар сәламәтлекнең нәрсәгә бәйле булуын, озак яшәү һәм актив яшәү рәвеше үзара ничек бәйле булуын, сәламәтлекне ничек саклап калырга икәнен белделәр.
Безнең төбәктә сугышкан сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, 10 апрель көнне Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә китапханәче укучылар өчен «Якташларыбызның фронт батырлыклары» дип исемләнгән әлеге солдатларның батырлыкларына багышланган хәтер һәм батырлык сәгате үткәрде. Очрашу барышында китапханәче укучыларга күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт бүләкләре һәм орденнары белән бүләкләнгән хәрби хезмәткәрләр турында мәгълүмат бирде. Укучылар зур игътибар һәм кызыксыну белән китапханәче хикәясен кызыксынып тыңладылар. Чара яшьләрдә үз илебез тарихына һәм аны яклаучыларның батырлыкларына ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итте.