ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге» 2024-2025 уку елына планы нигезендә, 2025 елның 16 апрелендә Олы Мәтәскә урта мәктәбе базасында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының «Дәрестә, дәрестән тыш вакытта сәләтле балалар белән эшләү формалары» темасына район семинары узды. Семинарда район мәктәпләреннән 10 педагог катнашты. 

18 апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә «Планетаны чиста тотыйк» дигән темага экологик әңгәмә үткәрелде. Чарага 1 нче номерлы «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, «Шаркылдыклар» клубы әгъзалары килде.

Максат булып, Бөек Ватан сугышы елларында оккупацияләнгән территорияләрендә совет гражданнарына карата нацистлар һәм аларның булышчылары җинаятьләре турындагы тарихи дөреслекне саклау тора.


18
апрель, 2025 ел
җомга

Әлеге көн ел саен дөньяның бик күп илләрендә билгеләп үтелә. Шул уңайдан, урта яшьтәге мәктәп укучылары белән «Планетабызны чиста тотыйк» дип исемләнгән әңгәмә узды. Балаларга табигатькә карата сакчыл караш булдыру, чүп-чарның табигый мохиткә йогынтысы һәм көнкүреш калдыкларын аерым җыю турында сөйләп үтелде. Чара ахырында әлеге темага кагылышлы мультфильм күрсәтелде, шулай ук, викторина сорауларына җавап биреп, балалар үзләренең игътибарлылыкларын тикшереп карадылар.

            Агымдагы елның 17 апрелендә «ЛМР Пласт» ҖЧҖтендә погрузчикларга техник тикшерү узды. Карауга 10 берәмлек техника тикшерүгә куелган иде.

          Һәр техника - аптечкалар һәм янгын сүндерү җайланмалары белән тәэмин ителеше, техник торышы тикшерелде. Ә машина йөртүчеләрнең тракторчы-машинист таныклыгында тиешле категорияләре булу һәм төяү машинасында эшләү өчен рөхсәт бирү квалификацияләре тикшерелде. Аннары аларга ышанып тапшырылган техниканы имин эксплуатацияләү буенча машина йөртүчеләр белән профилактик әңгәмә уздырылды.

Чарада катнашучылар Россиядә һәм дөньяда булган теракт вакыйгалары, терроризмга каршы көрәш чараларын тасвирлаучы басмалар белән таныштылар. Шулай ук катлаулы һәм куркыныч хәлдә дөрес карарлар кабул итәргә, бәладән качарга, үз тормышларын саклап калырга ярдәм итүче тәртип кагыйдәләре аңлатылды.


17
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 елның 17 апрелендә «Батыр» спорткомплексында 2016 елда туган һәм аннан яшьрәк, 2014-2015, 2012-2013 елларда туган укучылар арасында өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районының ачык турниры узды. Ярышларда  Кукмара ,Теләче командалары катнашты.

       15 апрель көнне Теләче авылының 3 нче балалар бакчасында «Салават күпере» журналының баш мөхәррир урынбасары Ярмиева Гөлназ Зыятдин кызы катнашында республика семинары узды.

Бу көнне космоска кешелек тарихында беренче пилотлы очыш ясалды. Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Әлеге көн уңаеннан, Күкчә авылы клубында китапханә белән берлектә балалар өчен «Күпме могҗизалы ачышлар бар» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан балаларга очучы космонавтлар, кояш системасы, планеталар, йолдызлар һәм галактикалар турында кызыклы мәгълүмат җиткерелде. Чара ахырында катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, космос турында белемнәрен ныгыттылар.

       2025 елның 17 апрелендә «Батыр» спорткомплексында 2016 елда туган һәм аннан яшьрәк, 2014-2015, 2012-2013 елларда туган укучылар арасында өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районының ачык турниры узды. Ярышларда  Кукмара ,Теләче командалары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International