ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Ә уен барышында аның белән якыннанрак танышу тагын да мавыктыргычрак. Китапханә дөньясына сәяхәт итеп, яшүсмерләр станцияләр буйлап узып, анда аларга классик әсәрләр турындагы табышмакларны чишәргә, алдагы биремнәр өчен күрсәтмәләр булган яшерелгән китапларны табарга кирәк иде. Бу уен гына түгел, ә яшьләрнең игътибарын әдәбиятка җәлеп итүнең менә дигән ысулы. Чара нәтиҗәсендә яшүсмерләр мәгълүмат дәрәҗәсен һәм китапханәгә, китапка, укуга булган кызыксынулары артты.

Күкчә авыл клубы китапханә белән берлектә укучыларга «Янгынны булдырмау хакында» дигән исем астында мәгълумәти сәгать үткәрделәр. Әлеге чарада балалар янгынны булдырмау, ягъни шырпының уенчык түгел икәнен, ә  янгынның авыр хәлләргә китерүен аңладылар. Шулай ук, ничек итеп көнкүреш электр приборларыннан һәм газ плитәсеннән дөрес итеп файдаланырга кирәклеген дә белделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга  җиңел, тиз кабына торган сыеклыкларның янгын чыгарырга мөмкин икәнлеген яхшылап аңлаттылар. Балаларга янгын килеп чыккан очракта үз-үзеңне ничек тоту кагыйдәсен, һәм янгын сүндерү хезмәтенең телефонын номерын  белергә тиешлеген төшендерделәр.

18 нче январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йортында «Язган гомер, булмасын күмер» исеме астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Наркомания – хәзерге заманның төп әфәтләрнең берсе. Әлеге чараның төп максаты - яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Сөйләшүне мәдәният хезмәткәрләре алып барды.  Алар яшьләргә наркотик матдәләрнең организмга  зыяны хакында аңлаттылар  һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.

Казаклар авыл китапханәсендә авыл клубы белән берлектә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә багышланган «Блокадный Ленинград» дигән патриотик сәгать үткәрделәр. Яшьләр блокададагы Ленинградның төп моментлары турында белделәр, ә буклет аларга коточкыч еллар атмосферасына күзалларга ярдәм итте. Шулай ук шәһәр блокадасы шартларында 1941 елның декабреннән 1942 елның маена кадәр көндәлек алып барган 11 яшьлек Катя Савичева белән таныштылар.

Яшүсмерләр шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шигырьләр укыдылар.  Чара барышында китапханәче “Әдәбиятыбызның ак йөзе” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Яшүсмерләр аның иҗаты һәм әсәрләре белән бик кызыксындылар.

Китапханәгә йөрү - кызыклы һәм файдалы шөгыль. Ә уен барышында аның белән якыннанрак танышу тагын да мавыктыргычрак. Китапханә дөньясына сәяхәт итеп, яшүсмерләр станцияләр буйлап узып, анда аларга классик әсәрләр турындагы табышмакларны чишәргә, алдагы биремнәр өчен күрсәтмәләр булган яшерелгән китапларны табарга кирәк иде. Бу уен гына түгел, ә яшьләрнең игътибарын әдәбиятка җәлеп итүнең менә дигән ысулы. Чара нәтиҗәсендә яшүсмерләр мәгълүмат дәрәҗәсен һәм китапханәгә, китапка, укуга булган кызыксынулары артты.

Китапханәче җитәкчелегендәге укучылар чәчәкләр ясау белән бик кызыксынып шөгыльләнделәр.  Балалар бик тырышып,  матур чәчәкләр ясадылар. Әлеге мастер-класс үз куллары белән матурлык булдырырга гына өйрәтми, ә балаларны кызыклы һәм файдалы эшкә дә җәлеп итә.

16 нчы гыйнвар көнне жаваплылыгы чикләнгән "Агролак" ширкәте җитәкчесе Гыйләҗетдинов Фәрит Фарукович белән 7-11 сыйныф укучылары арасында очрашу үткәрелде. Ул авыл хуҗалыгы тармагы, анда эш үзенчәлекләре, вакансияләр белән таныштырды. Без мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге очрашуда катнаштык. Аның белән очрашуга мәктәпне тәмамлап , авыл хуҗалыгы университетын тәмамлап кайтып, хәзер хуҗалыкта инженер булып эшләүче яшь белгеч Рүзәл Габдуллин да килгән иде. Ул укучыларны уку тәртипләре, үзенең эше белән таныштырды.


20
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Яшь укучылар олыларның һәм балаларның Бөек Ватан сугышы вакытындагы авыр тормышы, әлеге сынауларны кичергән кешеләрнең батырлыгы һәм каһарманлыгы турында белделәр.

15 гыйнварда Биектау шәһәрендә 2024-2025 уку елында Татарстан Республикасы гомуми белем учреждениеләре командалары арасында («Күн туп – мәктәп футбол лигасы» футзалы буенча Бөтенроссия ярышлары кысаларында) 2009-2010 елгы кызлар, 2011-2012 елгы егетләр арасында мини – футбол (футзал) буенча Республика сайлап алу ярышлары узды. Безнең егетләр 1 нче урынны һәм Түбән Новгородка юлламаны, Теләче урта мәктәбеннән кызлар 3 нче урынны алдылар. Тренерлары: өстәмә белем бирү педагогы Нәҗметдинов Илнар Камил улы. Физик культура укытучысы Хәкимов Рафил Рефат улы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International