ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Шәйхи Маннурның иҗаты күпкырлы. Ул – үзенең бай шигъри һәм чәчмә әдәби иҗат мирасы белән XX йөз совет чоры татар әдәбиятына зур өлеш керткән күренекле әдипләрнең берсе. Үзе исән чагында Ш.Маннурның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. 17 нче гыйнвар көнне язучының тууына 120 ел тулу уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә “Әдәбиятыбызның ак йөзе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә  китапханә фондында булган һәм аның тормышын, иҗатын яктырткан китаплар урын алды.


18
гыйнвар, 2025 ел
шимбә

17 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Шәйхи Маннурның тууына 120 ел тулуга "Әдәбиятыбызның ак йөзе" исемле китап күргәзмәсе куелды. Китап укучылар әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Язучы балалар өчен дә, өлкәнәр өчен дә иҗат итә. Ул үзен төрле жанрларда сыный. Без аның шигърияттә дә бай мирасын күрәбез. Безнең максат: китап укучыларны язучының иҗаты белән таныштыру.


17
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Бу хакта еш кына медицина хезмәткәрләре, ата-аналар, укытучылар сөйли. Тәмәке тартучы кеше әйләнә-тирәсендәге кешеләргә дә зыян китерә. Алар да төтенле һаваны суларга мәҗбүр. Ә тәмәке төтенендә бик күп агулы кушылмалар бар. Китапханәдә укучылар игътибарына тәмәке барлыкка килү тарихы, тәмәке тартуның кеше организмына тискәре йогынтысы һәм тәмәке тартучы кешеләрнең үзләрен генә түгел, әйләнә –тирәдәгеләрне дә нинди куркыныч астына куюы турында «Тәмәке тарту-сәламәтлеккә зыян салу» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә китаплар тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт булдыруга, тәмәкедән баш тарту күнекмәләрен формалаштыруга, сәламәт яшәү рәвешенең өстенлеге турындагы күзаллауларны үстерүгә юнәлдерелгән.

Язучы һәм тәрҗемәче Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудов тууына 125 ел
16 нчы гыйнвар көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә якташыбыз, язучы һәм тәрҗемәче Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудовка 125 ел туу уңаеннан чара үткәрелде. Әлеге чараның максаты - укучыларны язучы Мәхмүд Максудның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, аның батырлыгын күрсәтү һәм биографиясен өйрәнү.

Бу күргәзмә белән танышкан  һәркем үз иле өчен горурланып, шулай ук Ватанны саклауның мөһимлеге һәм аның дөньядагы тарихи роле турында белә алачак. Күргәзмә ел дәвамында эшләячәк, яңа басмалар белән тулыландырылачак һәм яңартылачак.

     2025 елның 16 гыйнварында Теләче районының МБГУ «Ф.Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе»ендә «Кар чанасы» темасына «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Анда ТРның Теләче районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге баш дәүләт инженеры-инспекторы Баев Ильфар Робертович тарафыннан квадроцикллар, кар чаналары белән идарә иткән вакытта юл һәлакәтләренә китерергә мөмкинлеге, шулай ук куркынычсызлык чаралар турында дәрес үткәрде. Әңгәмә барышында кар чанасын куллану өчен аларны теркәү, йөртү таныклыгына укыту һәм җәза чаралары, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында кар чаналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы турында сүз барды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.


16
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Украинада свода катнашучы Россия хәрби хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән авыл китапханәсе «Без бөтен дөньяда тынычлык өчен!» Чарада безнең солдатларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләнелде. Укучылар хәрби бурыч, Ватан хакына хезмәт итү һәм төрле сугыш елларында солдатларыбызның батырлыгы турында сөйләделәр. Рус халкы һәрвакыт үз Ватанының патриоты булды. Китапханәче чарада катнашучыларга Украинадагы СВО да катнашучы якташ солдатларыбызның батырлыклары турында сөйләде. Чын геройлар янәшә яши, батырлык һәм Ватанга мәхәббәт — патриот һәм Россиянең чын гражданины сыйфатлары.

15 нче гыйнвар көнне Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә Татарстанның халык артисткасы, авылдашыбыз Анастасия Васильева (Нәфисә Василова)ның туган көне уңаеннан,  "Җырланмаган җырым" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Н. Василова репертуарындагы жырлар тыңланды, аның туганнары белән авылда туып үскән, яшәгән вакыттагы хатирәләре яңартылды, күргәзмәгә күзәтү ясалды. Нәфисә Василовага багышлап альбом эшләнеп куелды.

Календарьда кызыл төс белән билгеләнмәсә дә, халык мәш килеп көтә бу көнне. Шул уңайдан 13 гыйнвар көнне Субаш авыл клубында клуб мөдире һәм китапханәче, авыл халкы белән берлектә Иске Яңа елны каршы алдылар. Яңа елда яңа теләкләр теләштеләр, чыршы тирәли җырлар җырланды, матур шигырьләр сөйләнелде. Шулай матур итеп күңел ачканнан соң, мул өстәл артында Иске Яңа елны каршы алдык.

2025 елның 27 гыйнварында рус сатирик язучысы – Михаил Евграфович Салтыков - Щедринның тууына 199 ел була. Әдип үзенең әкиятләре ярдәмендә халыкның дошманы булган - самодержавиегә һөҗүм ясый, Россиядәге тормышның кимчелекләрен һәм караңгы якларыннан көлә. Михаил Евграфович Салтыков-Щедрин - бөек рус язучысы, «История одного города», «Мелочи жизни», «Господа Головлевы», «Премудрый пескарь», «Дикий помещик» кебек атаклы әсәрләрнең авторы. Аның прозасы - дөнья сатирасының иң кыйммәтле үрнәкләренең берсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International