ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

15 гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә "Ак калфак" клубы әгъзалары катнашында татар язучысы Мәхмүт Максудның тууына 125 ел тулу уңаеннан "Якташ язучыбыз" дигән темага әдәби сәгать үткәрелде. Кичәдә катнашучылар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырылдылар. Китапханәче  китап укучыларны язучының әсәрләренә күзәтү үткәреп,  өзекләр дә укыды. Катнашучы китап укучылар үз фикерләрен уртаклаштылар, М. Максудның китапларын укырга өйләренә дә алдылар.

Шул уңайдан 9 гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә “Бөек һәм мәңгелек батырлык”темасына китап күргәзмәсе оештырылды, ул ел дәвамында укучыларга тәкъдим ителәчәк. Андагы китаплар сугышның кырыс чоры вакыйгаларын ачып бирәләр, үз көчләрен һәм гомерләрен кызганмыйча, каты сугышларда дошманны җиңгән, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган, башка халыкларга фашист золымын котылырга ярдәм иткән кешеләр турында сөйлиләр. Танылган авторларның китапларын уку Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын һәм җиңүнең бәясен аңларга ярдәм итәчәк.

Кышкы вакыт-күңелле бәйрәмнәр, таудан шаулап шуу, кар атышу гына түгел, ә көчле җил белән каты салкыннар да. Кышлаучы кошлар өчен бу иң авыр вакыт.

Бу көн кышкы спорт төрләренә һәм ачык һавада актив ял итүгә багышлана. Бөтендөнья кар көне-барлык кышкы спорт һәм ачык ял яратучылар өчен дуслары һәм якыннары белән очрашу, тәҗрибәләре белән уртаклашу һәм кышкы атмосфера белән ләззәтләнү өчен искиткеч сәбәп. Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында күңелле булды, "Алдынгылар Хәрәкәте" вариатив компонентын тормышка ашыру кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар «Бөтендөнья кар көнен»дә катнаштылар.   


15
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Бу дата уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә язучы Шәйхи Маннурның тууына 120 ел тулу уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды, анда авторның әсәрләре тәкъдим ителде. Ш. Маннурның мирасы чыннан да зур һәм күптөрле. Әдип исән чагында ук аның кырыкка якын китабы басылып чыга, шул исәптән балалар өчен махсус билгеләнгән әсәрләре дә.

Террорчылык гамәлләре күпләп кеше корбаннары китерә, матди, рухи кыйммәтләрне җимерә, дәүләтләр, халыклар арасында дошманлык чәчә һәм сугышлар китереп чыгара. Шушы проблемаларны булдырмау максатыннан, Күкчә авылы клубында  китапханә белән берлектә «Терроризм проблема века» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Балалар “терроризм" төшенчәсе, теракт куркынычы туганда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Чарада катнашучылар әлеге әңгәмәдә толерантлык, шәфкатьлелек, Ватанга хөрмәт тәрбияләү һәм иң мөһиме – террорчылык проблемасын булдырмауны аңладылар.

Вакытлы матбугат уку – замана белән бергә атлау ул. Шул уңайдан 14 нче гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Вакытлы матбугат - заман көзгесе” дигән мәгълүмат көне үтте. Максаты: газета – журнал материалларын укучыга җиткерү, кирәкле, файдалы мәгълүматларын тормышта файдалану. Вакытлы матбугатның җәмгыять тормышында тоткан урыны гаять зур. Вакытлы матбугат басмалары китап укучыларның күзаллауларын киңәйтә, кызыклы һәм мавыктыргыч ял тудыра, кешенең белемен үстерә, зәвыгын формалашыра. Китапханәдә киң даирә укучылар өчен газета – журналлардан күргәзмә оештырылды. Бу күргәзмәдә китап укучылар китапханәгә килүче вакытлы матбугат белән якыннан таныштылар.

Яшьләр уеннар уйнап, биеп күңел ачтылар. Кызыклы уеннар белән үрелеп барган күңелле кичә яшьләр  күңеленә  хуш килгәндер, чөнки алар бик теләп бәйрәм чарасында үзләре дә актив катнаштылар.

Ватанны саклау ул  - күп буын сугышчыларының батырлыгы, ул  намус, хәрби бурычка тугрылык, Ватанга карата ихлас мәхәббәтне белдерә.
 Без авыр сынаулар вакытында Ватанга тугры булган һәм бүген аның чикләрен саклауда торган ир - егетләргә хөрмәтебезне белдерәбез.
 Шул уңайдан китапханәдә "Ватанны саклаучылар елы" исемле күргәзмә куелды.  Илләребез тыныч, күкләребез аяз, өстәлләребез түгәрәк һәм мөбарәк булсын, дуслар!

10 гыйнвар көнне Сауш авыл китапханәсендә халык язучысы, драматург, шагыйрь Нәкый Исәнбәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан "Әдип белән галим"темасы белән китап күргәзмәсе оештырылды. Нәкый Исәнбәт әдәби мәйданга иртә килә. Унбер яшендә ул мәдрәсәдәге иптәшләре арасында «шигырь чыгаручы” булып таныла, ә унбиш яшеннән матбугатта бастыра башлый. Аның беренче шигырьләре 1914 елда Казанда чыга торган «Ак юл» балалар журналында басыла. Аның "Уракчы кыз", "Бормалы су", "Гармунчы егет", "Син сазыңны уйнадың" шигырьләре җыр булып яңгырый. 3 томлык "Татар халык мәкәльләре" җыентыгы, "Татар халык табышмаклары" китабы безнең өчен мирас булып тора. Еллар узу белән аның татар халкы тарихында урыны тагы да үсәчәк кенә, чөнки ул үз халкына зур мирас калдырган язучыларның берсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International