ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Һәр дәвердә үз геройлары бар – үз Ватанын батырларча саклаган, үз илләре тарихына зур өлеш керткән кешеләр. Батырлык кылган кешеләр, аларның күбесе үз гомерләрен Ватан файдасына корбан иткән.

Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Коррупция турында ни беләсең?” дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар коррупция сүзенең мәгънәсе, эчтәлеге һәм чагылышы, аның белән ничек көрәшергә кирәклеге турында белделәр. Чарада катнашучылар коррупция темасына сорауларга җавап бирделәр, ришвәт нәрсә белән аерылуы турында фикер алыштылар. Шулай ук яшүсмерләр белән бу катлаулы күренеш турында сөйләштеләр, ул барлык илләргә һәм төбәкләргә кагыла, коррупция дәүләт төзелешен боза һәм теләсә кайсы илнең, хәтта иң алга киткән илнең икътисадый үсешен туктата.

Коррупция, ришвәтчелеге хәзерге көндә илебездәге иң кискен проблемаларның берсе. 10 нчы  декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Ришвәтчелеккә без “ЮК” дибез!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу чарада югары сыйныф укучылары катнаштылар.  Илдә ришвәтчелек чәчәк ата.  Моңа каршы көрәшү бик авыр. Аны тиз генә туктату мөмкин түгел.  Шушылар турында  укучыларга кыскача аңлату эше алып барылды.

Бу көн рухи көче, намусы, батырлыгы иң югары әхлакый сыйфатларны һәм Ватан алдындагы җаваплылыкны чагылдыру үрнәге булган, лаеклы рәвештә герой дип аталган барлык кешеләргә багышлана. Ватан Геройлары көне алдыннан Теләче балалар китапханәсендә «Сезнең белән горурланабыз, Ватаныбыз геройлары» дигән видео сәгать узды. Яшь китап укучылар әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Алар арасында  якташларыбыз -  Советлар Союзы Герое Александр Ксенофонтов,  Социалистик Хезмәт Геройлары Габделхак Галиев, Николай Капитонов һәм Гөлбикә Каримовалар бар. Укучылар аларның  батырлыклары, казанышлары турында бик кызыксынып тыңладылар.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар коррупция, ришвәтчелек, Россиядә коррупциягә каршы дәүләт сәясәте турында сөйләнә. Күргәзмәне классик язучыларның төрле ситуацияләрдә намуслылык тәрбияләүгә, дөрес тәртипкә ярдәм итүче хикәяләре тулыландыра.

Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә коррупциягә каршы көрәшү максатыннан "Без коррупциягә каршы" дигән исем астында әңгәмә үткәрелде. Яшьләргә коррупциянең нәрсә аңлатуын, аның килеп чыгуын, ни сәбәпле аның халык арасында киң таралуы турында сөйләнде. Кешелек дөньясында коррупция булуның бик начар гамәл икәнлегенә басым ясалды, ул җәмәгатьчелекнең авыруы дип аңлатылды. Yткәрелгән чараның максаты: яшьләрдә намуслылык, ихтирамлылык, хөрмәтләү хисләре тәрбияләү.


10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Россиянең истәлекле даталары тарихына күптән түгел, 2007 елда гына кергән бу бәйрәм. Шушы истәлекле дата уңаеннан, Шәдке авыл китапханәсендә «9 декабрь - Ватан геройлары көне» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсендә Ватан геройлары тарихы, Россия геройлары, шулай ук төрле сугышлар тарихы турында китаплар тәкъдим ителде. Алар Россиянең героик үткәненә тарихи экскурсия ясарга, Россия гаскәрләренең Ватан тарихында мөһим роль уйнаган данлы җиңүләре турында белергә ярдәм итәчәк.

Шәдке авыл китапханәсендә бу көнгә «Коррупция в литературных произведениях» дигән күргәзмә - күзәтү ясалды. Рус әдәбияты һәрвакыт иҗтимагый тормыш күренешләрен чагылдыра, һәм анда ришвәтчелек темасы мөһим урын алып тора. Һәр рус язучысы диярлек бу проблеманы күтәрә.

5 декабрь көнне волонтер көненә Үзәк авылы китапханәсендә сыйныф укучылары арасында "Волонтерлык - бу текә!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Чара барышында балалар волонтерларның нәрсә икәнен, дөньяда нинди хәйрия оешмалары барлыгын белделәр. Чара ахырында китапханәче игелек турында видео күрсәтте.

9 нчы декабрь көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Ватан Геройларына Дан!", дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Чарада катнашучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, бу көнне кемнәрне хөрмәтләүләре турында сөйләделәр. Чарага "Геройлар даны белән горурланабыз» дигән китап-иллюстрация күргәзмәсе әзерләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International