2025 елның 28 сентябрьдә «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы«Татарстанның бадминтон өметләре-3 тур» сайлап алу этабында катнашты.
Китап укучылар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. «Салават күпере» журналы белән таныштылар, аның битләрендәге мавыктыргыч маҗаралар, дуслык турындагы вакыйгалар, яңа ачышлар, шулай ук лабиринтлар, кроссвордлар һәм башка кызыклы биремнәр белән таныштылар. Журналлар дөньясына сәяхәт барышында балалар китапханәдә күпме кызыклы һәм файдалы басмалар барлыгын белделәр.
Әлеге күргәзмә балаларның хайваннарны һәм кошларны искә алган әдәбият турындагы белемнәрен киңәйтүгә, шулай ук аларга карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән. Хайваннар турындагы китаплар балаларда да, өлкәннәрдә дә кызыксыну уята. Энциклопедик характердагы әдәбиятның ачык хикәяләре һәм иллюстрацияләре укучыларны хайваннар дөньясы белән җентекләп танышырга ярдәм итә. Әлеге күргәзмә ярдәмендә китап укучылар бик күп кызыклы фактлар, мавыктыргыч мәгълүматлар белә һәм хайваннар, кошлар дөньясы белән бәйле темаларның киң колачын ача алачак.
Уенда Теләче урта мәктәбенең 8 “Б” сыйныфы укучылары катнашты. Әдәби уенда һәр команда квест станцияләрен үтеп, әдәбият өлкәсендәге белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәтте. Чара барышында укучылар бик күп уңай тәэсирләр, яңа белемнәр алды. Уенның максаты – балаларның әдәбиятка кызыксынуын арттыру, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү һәм командалык эшчәнлеген ныгыту иде.
21 нче сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә “Тынычлык булсын килер көннәрдә” дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде. Әлеге дәрес барышында балалар бәйрәм тарихы турында мәгълүмат тыңладылар, тынычлык символы булган күгәрченнәр ясадылар, шулай ук тынычлык темасын яктырткан шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр укыдылар. Чара “Тынычлык синең өчен нәрсә ул?” дигән сораштыру белән дәвам итте. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, балалардан “Тынычлык - ул халыклар дуслыгы, сугышларсыз дөнья, игелекле, яхшы кешеләр” дигән җаваплар тыңланды. Бу чара балаларда тынычлык һәм дуслык кыйммәтләрен формалаштыруга, шулай ук җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм татулыкның мөһимлеген аңлауга ярдәм итте.
Бу көнне без тормышны югалтуның ачы күз яшьләреннән, җимерелүдән һәм даими куркыныч тойгыдан азат итеп билгеләп үтәбез. 22 сентябрь көнне Әбде авылы китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Тынычлык күгәрчене» акциясе үткәрелде. Күгәрчен — тынычлык, сугыш, көчләү, борчылу һәм күз яшьләренә каршы көрәш символы. Бу кош элек-электән яхшы хәбәрләр һәм өмет белән ассоциацияләнә. Бөек Ватан сугышы елларында күгәрчен почтасы гаскәрләрдә мөһим хәбәрләр тапшыру өчен киң кулланыла, бу исә әлеге кошларның Җиңү эшенә керткән өлешен ассызыклый.
Яшь буынның мондый мөһим вакыйгаларда катнашуы Ватанга, аның тарихи үткәненә кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыра һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт тәрбияли. «Тынычлык күгәрчене» акциясе балаларга тынычлык турындагы фикерләрен белдерү мөмкинлеге генә түгел, ә җәмгыятебездә тынычлык һәм татулыкны саклауның мөһимлеген искә төшерү мөмкинлеге дә булды. Мондый чаралар яшьләрдә үз иленең һәм бөтен кешелекнең киләчәге өчен җаваплылык тойгысын үстерүгә ярдәм итә, аларның актив гражданнар булып формалашуына һәм тынычлыкны саклауга омтылуына этәргеч бирә.
Халыкара тынычлык көне — халыклар арасында үзара аңлашу, төрле этник, дини һәм мәдәни гореф-гадәтләрне хөрмәт итү бәйрәме. 20 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Тынычлык булсын, килер көннәрдә, иминлек булсын бөтен җирдә дә!» дип исемләнгән тынычлык дәресе үткәрелде.
21 сентябрь көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар һәм яшьләр белән “Без СПИДка каршы” дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Хәзерге вакытта СПИД авыруы турында мәгълүмат бик күп, ләкин яшьләр белән бу теманы даими рәвештә күтәреп тору мөһим. Чара барышында катнашучылар саклык чараларын искә төшерделәр, үз сәламәтлегең турында кайгыртуның һәм аны саклауның мөһимлеге турында фикер алыштылар. Әңгәмә яшьләрнең СПИД проблемасы турында белемнәрен арттыру һәм профилактика чараларының әһәмиятен аңлату максатын күздә тотты.
Чарада катнашучылар коррупциянең килеп чыгу сәбәпләре белән таныштылар, бу күренешкә каршы көрәш өчен хөкүмәт тарафыннан күрелә торган чаралар турында белделәр һәм бу мәсьәлә буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар. Әңгәмә барышында катнашучыларга коррупциягә каршы көрәш турында белешмәләр таратылды. Шулай ук китапханәдә «Коррупциягә каршы көрәш» исемле китап күргәзмәсе куелды, анда әлеге мөһим темага кагылышлы китаплар тәкъдим ителде. Чараның максаты – җәмгыятьтә коррупциягә каршы аңлату эшен алып бару һәм кешеләрне бу проблемага игътибар итәргә чакыру.
2025 елның 23 сентябрендә Теләче районының МБГУ «Югары Кибәхуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе»ендә «Мототранспорт техникасы» темасына «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Анда ТРның Теләче районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге баш дәүләт инженеры-инспекторы Баев Ильфар Робертович тарафыннан квадроцикллар, кар чаналары белән идарә иткән вакытта юл һәлакәтләренә китерергә мөмкинлеге, шулай ук куркынычсызлык чаралар турында дәрес үткәрде. Әңгәмә барышында квадроциклларны куллану өчен аларны теркәү, йөртү таныклыгына укыту һәм җәза чаралары, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында мондый төр техникалар катнашындагы һәлакәтләр статистикасы турында сүз барды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.