7 февраль көнне Теләче үзәк район хастаханәсендә 9 һәм 11 класс укучылары өчен "Ак халатлы фәрештәләр – Ангелы в белых халатах" дип исемләнгән масштаблы һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрелде. Фестивальне оештыручылар: Казан дәүләт медицина университеты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт һәм "Таттехмедфарм"Дәүләт унитар предприятиесе.
2026 нче елның 10 нче февраленда Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол турнирының муниципаль этабы булып узды. Ярышларда Теләче, Үзәк, Алан, Иске Җөри, Шәтке, Олы Мәтәскә урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары катнашты.
Чыннан да, балалар бакчасыннан ук укучыларга юл йөрү кагыйдәләре өйрәтелә. Шул уңайдан, 11 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән «Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга урамда һәм юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу мөһимлеген аңлаттылар, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту һәм аларны гамәлдә куллана белү кирәклеген ассызыкладылар. Әңгәмә балаларда юл хәрәкәте иминлегенә җаваплы караш тәрбияләүгә юнәлтелгән җылы һәм файдалы очрашу булып узды.
2026 елның 10 февралендә "Йөрәгемне балаларга бирәм" конкурсының муниципаль этабы узды. Анда өстәмә белем бирүче сигез педагог катнашты. Жюри конкурсантларны ике номинация буенча бәяләде: "Визитная карточка" һәм "Өстәмә белем бирүдә балаларны укытуны һәм тәрбияләүне оештыруның яңа формалары" темасына мастер-класслар.
7 февральдә Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт гербы көне билгеләп үтелә. ТР гербын кабул итү көне уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә «Герб - дәүләт символы» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларга Татарстан Республикасы гербының дәүләт символы булуы һәм Татарстан Республикасы Югары Советының 1992 елның 7 февралендәге карары белән раслануы турында сөйләде. Укучылар «символ», «герб» сүзләренең мәгънәсе белән таныштылар. Республика гербында ни өчен нәкъ менә Ак Барс сурәтләнгәнен, гербта ясалган төсләрнең нәрсә аңлатканын, гербның һәр элементын карап, аның әһәмияте турында белделәр.
2026 елның 07 февралендә чаңгы базасында Теләче муниципаль районы оешуга 35 ел тулуга һәм Хәрби һәм Хезмәт батырлыгы елына багышланган чаңгы ярышлары буенча иганәчеләр турниры үткәрелде. Ярышларда районның 12 мәктәбеннән 93 укучы катнашты.
6 февраль көнне "Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе базасында 2025-2026 уку елында "Россиянең Ел тәрбиячесе" республика һөнәри бәйгенең зона этабы узды. Анда республиканың алты районыннан: Балтач, Арча, Кукмара, Саба, Теләче һәм Әтнә районнарыннан талантлы педагоглар катнашты. Конкурс өч этаптан торды:Балалар белән чара; педагогик эшчәнлеккә үз-үзеңне анализлау; ата-аналар белән эшләү.
7 февральдә Татарстан Республикасы гербын кабул итү көне уңаеннан Әбде авылы китапханәсендә «ТР гербы — Дәүләт символы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада балалар игътибар белән Татарстан Республикасы гербының барлыкка килү тарихы белән таныштылар, аның хәзерге күренешенең 1992 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан рәсми рәвештә раслануы турында белделәр. Шулай ук балалар «символ» һәм «герб» төшенчәләренең мәгънәсен аңладылар, Республика гербында ни өчен нәкъ менә Ак Барс сурәтләнгәнен, герб төсләренең символик мәгънәсен өйрәнделәр. Гербның һәр элементына аерым игътибар бирелде, аларның әһәмияте һәм символикасы турында сөйләнде.
Татарстан Республикасының Югары Советы тарафыннан 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне кулланып эшләнгән һәм түгәрәк калкан рәвешендә ясалган. Гербның уртасында канатлы ак барс сурәте урын алган.
Казаклар авыл китапханәсендә “Тәгәри китте йомгагым” дип исемләнгән мастер‑класс үтте. Мастер‑классны Мубаракшина Эльмира үткәрде. Ул балаларны иҗат эшенә җәлеп итте һәм эш процессын оештырды.
Чара барышында Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте укылды. Әкият әсәрнең эчтәлегенә төшенү һәм геройлар образын кабул итүгә ярдәм итте.