ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2024 ел
чәршәмбе

      10 июль көнне Теләче муниципаль районынын ҖЧҖ «Теләче Август» оешмасында  ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

Дәрес барышында балалар китапның төп элементлары белән таныштылар: тышлык, титул бите, эчтәлек. Аннары китапханәче китаплар яңадан китап укучыларын сөендерсен өчен аларны ничек "дәваларга" кирәклеген күрсәтте, китапларга сакчыл караш булырга тиешлеге турында сөйләде. Балалар бик теләп һәм зур җаваплылык белән китапларны реставрацияләүдә катнаштылар – тышлыкларны ябыштырдылар, бөгелгән китап битләрен җәйделәр, карандаш белән язылган сызымнарны бетерделәр, битләрне ябыштырдылар. Балалар өчен «Китап хастаханәсе» – ул уен да, хезмәт тә, яңа белем алу мөмкинлеге дә. Китапларны ремонтлау белән шөгыльләнгәндә, балалар яңа, чын мәгънәсендә файдалы эш белән мавыгалар, эшкә теләк һәм кызыксыну белән кушылалар.

Бу яңа тәҗрибәләр, танышулар һәм яңа ачышлар чоры. Шуларны истә тотып, Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә "Книжки на прогулке" дигән исем астындагы чарада һәркем китап иленә кызыклы сәяхәт итә алды. Җәйге уку программасы кысаларында китапханәгә килүчеләр «Летом с книгой я дружу» әдәби уенында катнаштылар. Биредә викторинада катнашырга, яраткан әсәр буенча рәсем ясау һәм әдәби кроссвордлар чишү тәкъдим ителде.

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче.   Гаилә - бәхет ачкычы. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә. Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора. Гаилә көне уңаенан  9 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җәүһәр” фольклор берләшмәсенә йөрүчеләр белән элеккеге йолаларны барлау максатыннан “Гаиләм йолалары” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чарада “Наза”, “Түгәрәк”, “Каз канаты” уеннары уйнатылды.

Без аларның күршедә булуына, шулкадәр ияләштек ки, хәтта агачларның кеше тормышы һәм Җир шарында тоткан зур роле турында уйланмыйбыз да. Без һәрберебез дә агачларның сулау өчен кирәкле булган кислород чыганагы  икәнен беләбез. Агачларның бу  үзлекләрен файдаланып кына калмыйча, аны саклый белү безнең төп бурычларыбызның берсе булып тора.

Белем алуның иң яхшы юлы – китап уку. Китап яхшыны – яманнан, акны – карадан, аерырга, дөньяны танып белергә өйрәтә. Нинди зур бәхет бит ул, сау –сәламәт булып үз кулларыңа китап тотып укый алу.

Туган якны яратыр өчен, аны яхшы белергә кирәк. Шул уңайдан 6 июль көнне Әбде авыл китапханәсе мәдәният йорты директоры белән берлектә балалар өчен «По тропинкам родного края» исемле экологик экскурсия оештырдылар. Әлеге чараның максаты - балаларның туган як табигате турында белемнәрен киңәйтү, аңа сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү иде. Чара барышында балаларга экология нәрсә ул, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга кирәк, кеше әйләнә — тирә мохиткә нинди йогынты ясый һәм уртак йортыбызны - Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында әйтелде, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырылды.

Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре иң яхшы «Гаилә портреты» рәсеменә конкурс үткәрү максаты белән Теләче урта мәктәбенең мәктәп яны лагеренда булдылар. Бу көнне гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә. Теләге булган һәркем гаилә портретын ясарга тиеш иде. Балалар рәсем ясаганда, китапханәче алар белән гаилә традицияләре турында әңгәмә үткәрде. Балалар гаиләләрендә кабул ителгән гореф-гадәтләр турында бик теләп сөйләделәр.

Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре укучыларыбызны китапханәгә килгән яңа китаплар белән таныштыру максатыннан, күчмә китапханә белән сәүдә нокталарында   булдылар. Китапханәчеләрнең һәр килүе – китап сөючеләр өчен көтеп алынган, алар китапханә хезмәтләреннән бик теләп файдаланалар һәм киләсе очрашуны түземсезлек белән көтәләр.   Сәүдә үзәкләрендәге китап укучыларыбыз матур әдәбият китапларын бик теләп, яздырып алдылар.

Наркоман балалар агрессив, явыз булалар, туганнары белән элемтәләрен югалталар, ялганларга, җинаятьләргә барырга мәҗбүр булалар. Балаларда наркоманиягә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, наркоманиянең коточкыч авыру булуына ышандыру максатыннан, 7 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Язган гомер, булмасын күмер» дип исемләнгән профилактик әңгәмә уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International