ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2025 ел
чәршәмбе

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре Ахметшин Аяз һәм Ахматвалиев Илхан музыка җитәкчесе Минһаҗева Г.Р. белән, бүген 14 май көнне Казан шәһәренең Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-парк базасында  Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында «Акыл Уеннары» программасы буенча республика чемпионатында катнаштылар.

Әлеге чарада халыкны Алан авылы җирлеге башлыгы   Зиннатов Айнур Рашит улы, районнан килгән кунак Хасанов Булат Наил улы, «Алан» ширкәте директоры Фасхетдинов Алмаз Хәбир улы һәм ветераннар советы рәисе Хазиев Әхмәт Гәбделгазиз улы бәйрәм белән котлап үттеләр. Алан авылы мәктәбе укучылары, мәдәният хезмәткәрләре әлеге чарада актив катнаштылар. Тантана мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән эчтәлекле концерт программасы белән үрелеп барды. Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Әлеге чарада балалар тукымага төрле бизәкләр төшерделәр һәм үзләре сайлаган рәсемнәрне келәм чигү техникасы ярдәмендә башкардылар. Бу мастер-класс аларга бик ошый, алар бөтен тырышлыкларын салып, хәтта икенче эшне дә башлап җибәрделәр. Балалар мондый чараларга бик теләп йөриләр һәм үзләренең кул эшләре белән чын күңелдән горурланалар.


13
май, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 12 маеннан алып 2025 елның 25 маена кадәр Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләрнең сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.

Теләче районы авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм прицепларга техник тикшерү эшләре бара.

Митингта тыл ветераннары, Әфган сугышы ветераннары, мәдәният хезмәткәрләре, Шәтке урта мәктәбе укучылары катнашты.

Тантаналы митингны авыл җирлеге башлыгы ачып җибәрде.Ул барлык катнашучыларны да бәйрәм белән котлады. Шулай ук, бәйрәм концерты булып узды. Китапханәдә сугыш чоры балалары һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның әтиләре белән чәй табыны артында очрашу - кичә үткәрелде. 

Бу Җиңү - гасырларның иң зур вакыйгасы, шуңа күрә без Җиңү көнен илебезнең төп бәйрәме буларак билгеләп үтәбез. Ватаныбызны сугышларда саклаган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас! 9 Май - буыннарны батырлык тарихы белән берләштерә. Һәр гаиләнең үз герое, алар безнең йөрәкләрдә яши, алар безнең белән бергә  «Үлемсез полк» сафларында.

10 май көнне Шәтке авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында синель таякчыклардан лаләләр ясау буенча «Оста куллар» мастер-классы үткәрелде. Укучылар китапханәче җитәкчелегендә зур кызыксыну белән чәчәкләр ясау белән шөгыльләнделәр. Балалар бик тырышып, матур чәчәкләр ясадылар. Чәчәкләр ясау -мавыктыргыч шөгыль генә түгел, укучыларның иҗади күнекмәләрен үстерүнең менә дигән ысулы да булып тора.

7 майда Шәтке авылы китапханәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган ел саен үткәрелә торган «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясенә кушылды. Акциядә Шәтке  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары катнашты. Күргәзмә-инсталляция әзерләнде, анда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында китаплар һәм балаларның кул эшләре тәкъдим ителде. Җиңү көненнән ничә ел узса да, китаплар һәм тарихи документлар безгә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына шаһит булган буынның батырлыкларын онытырга мөмкинлек бирмәячәк.

7 май көнне Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында китапханә, мәктәп, авыл җирлеге белән берлектә, Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү кайтавазы мәңгелек» дип исемләнгән тантаналы чара үткәрелде. Кунакларыбыз үзләренең авыр балачак хатирәләре белән уртаклаштылар, мәктәп укучылары тәкъдим иткән концерт программасы карадылар. Ахырдан обелискка веноклар салынды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International