Россия Фәннәр академиясе тарихы 1724 елның 28 гыйнвар (8 февралендә) башлана. Бу - галимнәр, тикшеренүчеләр, фән белән җитди шөгыльләнүчеләрнең бәйрәме. Хаклы рәвештә даһи Россия галимнәренең хезмәтен батырлык белән чагыштырырга мөмкин — аларның күбесе үз гомерләре һәм сәламәтлекләре бәрабәренә тәҗрибәләр үткәргән һәм уңай нәтиҗәләргә ирешкән. Бу көнне Әбде авыл китапханәсендә «Российские ученые - их изобретения, их открытия и достижения» исемле китап күргәзмәсе янында танып белү сәгате үткәрелде. Күргәзмәдә Россия фәне тарихы, күренекле галимнәр, аларның бөек казанышлары турында басмалар, шулай ук заманча фәннең үсеш юнәлешләре турында китаплар тәкъдим ителде. Шулай ук балалар мәктәп музеенда булып, үзләре өчен күп кенә кызыклы һәм мавыктыргыч мәгълүматлар тапканнардыр дип өметләнәбез.
Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән бергә “Герб - дәүләт символы” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Татарстан гербында барс — республика гражданнарының һәм халкының яклаучысы. Бу көнне китапханәгә килүчеләр республиканың дәүләт символы — герб турында мәгълүмат белән таныштылар. Безнең максат: герб турында рәсми мәгълүмат, закон органнары тарафыннан кабул ителгән көне, барлыкка килү тарихы турында укучыларыбызга җиткерергә тырышу.
Бу бәйрәм көнендә, балалар бакчасы кысаларында, мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен мавыктыргыч чаралар узды. Тәрбияләнүчеләргә «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары Герб символикасы белән танышуларын дәвам иттеләр. Алар ни өчен нәкъ менә Ак барс Дәүләт гербы композициясенең үзәгенә әверелүен һәм аның тирән мәгънәле төсләрен ничек аңлатырга икәнен белделәр. Мәдәни мирас байлыгына чумып, әлеге символның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Балалар күңелле уеннар уйнадылар һәм үз Ватан өчен горурланып, шатланып флешмоб биеделәр. Бу гади көн түгел иде, шатлык һәм илһам белән тутырган бердәмлекне һәм патриотизмны бәйрәм итү көне дә иде.
«Ел укытучысы» номинациясендә безнең районны 2 педагог тәкъдим итте: Сәләхиева Гөлназ Рәиф кызы, Теләче муниципаль районы Үзәк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы, Галимханова Гөлназ Рәфкать кызы, Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы.
Пушкин әкиятләре һәрвакыт үзенчәлекле сыйфатларга ия: алар уникаль автор стилен үз эченә ала, мәңгегә сорауларга игътибар итә, «югары даирәдәге» шәхесләр образларын тудыра һәм актуаль проблемаларга игътибарны җәлеп итә. 5 февраль көнне Узяк авыл китапханәсендә «Укымышлы мәче чакыра» исемле кызыклы викторина узды, ул бөек А.С. Пушкинның әкиятләренә багышланган иде.
Татарстан гербын кабул итү көне - республикабызның рәсми рәвештә билгеләнгән истәлекле даталарының берсе, Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән 1992 елның 7 февралендә расланган. Татарстан гербы игелек , гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый. Шуларны балаларга аңлату максатыннан 7 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучылары белән «Республика символы артында тирән мәгънә тора» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр.
7 февраль Татарстан Республикасы Дәүләт гербын билгеләү көне булып тора, һәм шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсендә тематик китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә гербның символикасы, тарихы һәм Татарстан халкы өчен әһәмияте турында сөйләүче китаплар һәм материаллар тәкъдим ителде. Укучылар республика традицияләре һәм мәдәни мирасы турында тасвирланган әдәбият белән таныша алалар.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә патриотик тәрбияви эш алып барыла. 5 нче февраль көнне
"Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче нәниләребез белән “Күгәрчен- тынычлык символы” дип исемләнгән чара уздырылды. Күгәрчен - символик кош. Балалар кәгазьдән чисталык, мәхәббәт һәм тынычлык символы - күгәрченнәр ясадылар.
Илләребез тыныч, күкләребез аяз, балаларыбыз әти- әниле булып үссеннәр.
«Алдынгылар хәрәкәте» буенча пилот балалар бакчалары исемлегенә кертелгән Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр Теләче урта мәктәбе активистлары белән бергә Россиядә 8 февраль көнне билгеләп үтелә торган Россия фәне көненә багышланган «Ярмарка детских изобретений» дигән акциясендә катнаштылар. Бәйрәм җәмәгатьчелекнең игътибарын фәнни прогресска җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Бу кануннар кайда язылган? Кануннар Конституциядә - дәүләтнең төп канунында язылган. 4 февраль көнне Узяк авыл мәдәният йортында яшүсмерләр өчен «Гражданин булырга өйрәнәм» исемле мавыктыргыч хокукый белемнәр сәгате үткәрелде, анда алар Россия Федерациясенең Конституциясендә язылган хокуклар һәм бурычлар турындагы белемнәрен тикшерделәр. Чараның ахырында китапханәче табышмаклар һәм әйтемнәрне дөрес рәвештә берләштерергә кирәк булган уен уздырды.