ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2025 ел
якшәмбе

Бу дата безнең һәрберебез өчен зур әһәмияткә ия. Бөек Ватан сугышы үзе белән авырту һәм югалту, рәхимсезлек һәм җимерү, күп кешеләрнең газапларын алып килгән чор ул. Без сугышчыларыбызны, сакчыларыбызны рәхмәт белән һәрдаим искә алабыз.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган ел саен үткәрелә торган «Хәтер бакчасы» Бөтенроссия акциясе 18 мартта старт алды. Аның төп максаты - сугыш елларында һәлак булган, канкойгыч һәм рәхимсез сугышта җиңү өчен үз гомерләрен биргән һәр кеше истәлегенә 27 миллион агач утырту.     

Кыска гомерле булуына карамастан, ул бай әдәби мирас калдырган язучы, аның иҗатының яртысы диярлек балаларга багышлана. Бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан Сауш авылы китапханәсендә «Тукай яши безнең йөрәкләрдә» дип исемләнгән шигъри кичә үткәрелде.

26 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Библиотөн - 2025» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Үз геройларыбыз» чарасы узды. Чара якташларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә багышланды. Чара барышында укучылар якташларның Бөек Ватан сугышы кырларында батырлык күрсәтүләре турында белделәр. Китапханәче катнашучыларга һәр көн үз гомерләрен куркыныч астына куеп, хәрби бурычларын батырларча үтәүче махсус хәрби операциядә катнашучылар турында сөйләде. Чара ахырында сугыш турында шигырьләр укылды.

Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Үз геройларыбыз» дигән темага багышланды. Чара барышында китап укучы балаларга «Сугыш дәһшәтен китаплар сөйли» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашлар турында видеоязма күрсәтелде. Чара «Сугыш чоры җырлары» дигән музыкаль өлеш белән тәмамланды.

Татар шагыйре Г. Тукайның туган көне уңаеннан Күкчә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә мәдәният хезмәткәрләре «Тукай - шигърият чишмәсе» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Чара барышында балалар бөек шагыйрьнең биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар. Балалар Габдулла Тукайның өлкәннәргә дә, балаларга да бертигез кадерле шагыйрь булуын белделәр. Аның китаплары туган якның матурлыгын күрергә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Чара ахырында балалар бөек шагыйрьнең әкиятләренә нигезләнеп рәсемнәр ясадылар. Шулай ук, китапханәдә Г. Тукайның китапларыннан һәм балалар ясаган рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды.

Әлеге вакыйгалар уңаеннан, Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Габдулла Тукай - татар халкының бөек символы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында катнашучылар шагыйрьнең биографиясе, тормышыннан кызыклы фактлар, иҗаты, әсәрләре белән таныштылар. Балалар шагыйрьнең төрле тематикадагы шигырьләрен укыдылар. Шулай ук, күргәзмә белән таныштылар, анда Габдулла Тукай әсәрләре, тормышы һәм иҗаты турында китаплар тәкъдим ителде.

26 апрель көнне «Библиотөн-2025» Бөтенроссия акциясе кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Бөек Җиңүне йөрәкләрдә саклыйбыз» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәче илебез өчен Бөек Ватан сугышының әһәмияте турында сөйләде. Бу сугыш илебез намус белән кичергән иң авыр сынауларның берсе булды. Үлемгә каршы барган солдат батырлыгы һәм җиңү өчен бар тырышлыгын куйган тыл хезмәтчәннәре батырлыгы беркайчан да онытылмас!

Аның китаплары балаларны туган як матурлыгын күрә белергә, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. Бөек шагыйрьнең 139 еллыгы уңаеннан, китапханәнең яшь укучылары өчен «Тукай - сүнмәс йолдыз» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.                                                                    

Быел ул Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Быелгы тема – «Үз геройларыбыз», ә акция үзе тарихи хәтерне саклау өчен мөһим мәйданчык булып торды, һәр катнашучыга илебез геройларын хөрмәтләүгә үз өлешен кертергә мөмкинлек бирде. Кукчә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә тематик әңгәмә үткәрелде.  Катнашучылар фотографияләр белән уртаклаштылар, үткәндәге һәм хәзерге геройлар турында сөйләделәр. Шулай ук, китапханә мәйданчыгында махсус китап күргәзмәләре, почмаклар оештырылды. Чарада катнашучылар фронтта, тылда җиңү яулаган туганнарының гаилә тарихларын сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International