14 июньдә зур масштабтагы вакыйга— Россиядә футбол буенча дөнья Чемпионаты башланып китте.

2018 елның 29 июне, җомга

Бу иң популяр спорт төрендә Теләче 2нче балалар бакчасына йөрүче балалар да беренче адымнарын ясадылар. 28нче июньдә балалар бакчасы янындагы спорт мәйданчыгында өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүче балалар арасында мини футбол буенча Чемпионат узды. Уенчылар уен барышында үзләрен чын спортсменнар итеп күрсәттеләр. Иң беренче капитаннар үз командаларын тәкъдим иттеләр һәм спортчылар яшь футболчыларны сәламләделәр. Аннан соң, уен башланып китте. Уенчылар барысы да, үзенең командасын алга җибәрер өчен, көндәшләренең капкасына “гол” кертергә тырышты. Уен кызганнан кыза барды, кырыйда көч биреп  торучы җанатарлар да уенчыларны рухландырып торды. Мәйданчык уен барышында балалар тавышыннан шау-гөр килде. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Ике команда уенчылары да нәтиҗә белән кәнәгать булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International