Икмәк табынга каян килә?

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Кичә Теләче 2нче балалар бакчасының зурлар төркеменендә көн “Икмәк табынга ничек килә?” темасы астында узды. Тәрбияче Мөхәммәдиева М.Ф. балаларга презентация ярдәмендә икмәк өстәлгә килгәнче нинди юллар аша үтүен тәфсилләп аңлатты. Әңгәмә барышында балалар икмәкнең кеше тормышында әһәмияте турында белделәр, икмәкне үстерү процессы белән таныштылар һәм шулай ук тәрбияче икмәкнең иң зур байлык булуын ассызыклады, аның кадерен белергә кирәклеген аңлатты. Икмәк турында табышмаклар чишү һәм мәкальләр, әйтемнәр уку балаларга икмәкнең Рәсәйдә иң төп азык - төлек продуктларының берсе булуын аңларга ярдәм итте. Ә урамда «Амбардагы тычканнар », «Парын тап», «Ак калач» дигән хәрәкәтле уеннары оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International