Яңа елның беренче көннәрендә Айдар авылы китапханәсендә "Яңа елның беренче китап укучысы" дип исемләнгән акция оештырылды.

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Акция китап укучыларны китапханәгә җәлеп итү, китапханәдә реклама формаларының берсе булып тора. Яңа ел акциясе: беренче китап укучы булу, бүләк алу, яраткан китапны өйгә алып, кышкы кичтә уку белән хозурлану өчен менә дигән мөмкинлек. 1 гыйнварда китапханә ишекләрен беренчеләрдән булып Р. Мөбарәкҗанова ачты һәм “Иң беренче китап укучы” исеменә лаек булды. Бүләк алып, котлауларны һәм изге теләкләрне тыңлаганнан соң, ул яраткан китапларын сайлап алды. Ә нәни китап укучылар арасыннан иң беренче китап укучылар булып Зөһрә һәм Кәрим Фаляховлар танылды. Аларга «Китапларга Яңа ел» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Соңыннан әкият геройлары турындагы кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Китапханә укучыларга шатлыклы хис-кичерешләр һәм иң яхшы китаплар белән күңелле вакыт бүләк итә. Китапханәбездә барлык китап укучыларны да көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International