«Татарстан-минем Республикам»

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан китапханә фондында булган басмалардан торган «Татарстан-минем Республикам» дигән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә Татарстан җирендә яшәүче халыкларның тарихи һәм мәдәни мирасы белән таныштыра. Күргәзмәдә тарихка, җөмһүриятебезнең мәдәни мирасына, халкыбызның тормыш-көнкүрешенә багышланган китаплар урын алды. Алар арасында «Серле Казан», «Этнография татарского народа», «Казан», Д.Р. Шәрәфетдинов «Сабан туе», «Татарстан из века в век», Л.А. Харисова «Ватаным Татарстан», С. Алишев «Всё об истории Казани» кебек китаплары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International