221 ел элек 6 июнь көнне рус шагыйре, драматург һәм прозаик, рус реалистик юнәлешенә нигез салучы, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм теоретигы, тарихчы, публицист, XIX гасырның беренче өлешендәге иң абруйлы әдәби эшлеклеләрнең берсе А.С. Пушкин туган. Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе Вконтакте социаль челтәр битендә "А.С. Пушкин әсәрләре - безнең рәсемнәрдә" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.