2 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә «Укытучы – җирдә төп һөнәр иясе» дип исемләнгән иллюстрацияле китап күргәзмәсе төзелде. Әлеге күргәзмәдә төрле заманнардагы укытучылар тормышын сурәтләгән сәнгать әсәрләре, документаль повестьлар һәм хикәяләр урын алды. Ч.Айтматовның «Первый учитель» һәм А.Платоновның «Песчаная учительница» сы китап укучылар игътибарын нык җәлеп итте. Шулай ук, В.Распутинның «Уроки французского» китабыннан педагогларның сугыш вакытындагы һәм сугыштан соңгы еллардагы әхлакый кыйммәтләренең үзенчәлекләре турында укып белергә мөмкин иде.