“Эзтабар” оешмасына кабул ителү

2020 елның 24 октябре, шимбә

9 нчы октябрь көнне  Баландыш төп гомуми белем  бирү мәктәбенең 2 -3 нче сыйныф укучыларын эзтабарлар сафына кабул итү тантанасы булды. Сәяхәт рәвешендә узган бу бәйрәмдә укучыларның белемнәре тикшерелде. Укучылар эзтабарларның символикасы, законнары һәм традицияләре белән таныштылар һәм тантаналы ант әйттеләр. Тантана ахырында эзтабарларга галстук бәйләнде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International