Ватан-без туган ил, без яшәгән, гражданнарыбыз булган ил. Россиягә мәхәббәт безнең һәркайсыбызның туган һәм яши торган урыннарга мәхәббәтеннән башлана. Һәм, әлбәттә, һәр кешенең үз кече Ватаны бар. Кече Ватан Көне августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Шармыш авыл китапханәсе әлеге көн уңаеннан «Туган як пейзажлары»дип исемләнгән фотоконкурс үткәрде. Бу көнне туган ягыбызның матурлыгы һәм чисталыгы турында әйтәсе килә... һәм менә нинди матур фотолар килеп чыкты.
6 август көнне Максабаш авылы китапханэсе ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан тарихын беләсезме?” дип исемләнгән онлайн викторина уздырдылар. Барлык теләүчеләр ВК Максабаш авылы китапханәсе битенә кереп үзләренең белемнәрен тикшереп карый алдылар.
Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара. Без дә 7 август көнне мәдәният йорты белән берлектә балалар белән “Түбәтәй алыш уенын уйнадык.
Җырлы – биюле уен «Түбәтәй алыш уены». Балалар, түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый- җырлый, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә булып кала, шуңа җәза бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра һ. б.). Уен шулай дәвам итә.
2020 елның 20 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан муниципаль районнар халкына Башкару эшчәнлеге турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Шулай ук Теләче районының "Хәтер Китабы", "Теләче" китапларына күзәтү үткәрелде»
Буыннан-буынга ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне саклап калу, торгызу һәм тапшыру изге эш санала. Урак йоласы-милли йолаларның берсе.Ул август башында, урак башланыр алдыннан үткәрелә. ТАССРның 100 еллыгына багышлап Баландыш авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре" Урак уру " - фольклор күренешен күрсәттеләр.
6 август көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү, үз-үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү уңаеннан балалар белән “Без экстремизмга каршы” дигән исем астында әңгәмә үткәрделәр, “Үзеңне ничек сакларга” исемле буклет тараттылар.
6 август Олы Нырсы мәдәният йорты каршында фельдшер Альмиева Ләйлә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “ Сәламәт тәндә сәламәт –акыл” дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында авыртулардан саклану чаралары,шәхси гигиена , дөрес туклану турында һәм кирәкле басмалар белән таныштырдылар.
5 август көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә укучы балалар белән юл йөрү кагыйдәләре , юл билгеләре белән таныштыру максатыннан “ Юлда булсан бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!“ дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында җырлар, юл билгеләре буенча сорауларга җаваплар,рәсемнәр ясадылар.
6 август көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан «Татарстан тарихын беләсезме?” дип исемләнгән онлайн викторина уздырдылар. Барлык теләүчеләр maksabash_sdk инстаграм битенә кереп үзләренең белемнәрен тикшереп карый алдылар.