Күргәзмә яшь укучыга уйланырга тәкъдим итә: бер минутлык ләззәт өчен үзеңнең, якыннарыңның, туганнарыңның тормышын куркыныч астына куярга кирәкме?
Роза Габделхәмитовна балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләренә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде, җәйге сәламәтләндерү чорында эш нәтиҗәләре турында сөйләде.Ата-аналар җыелышы ачык диалог формасында узды, аның барышында ата-аналар үзләрен кызыксындырган сораулар буенча тулы мәгълүмат алдылар. Ата-аналар балалар бакчасының эш системасын һәм киләчәккә планнарны хупладылар, гаилә һәм педагоглар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өмет белдерделәр.
Спортка мәхәббәт һәм үз тәрбияләнүчеләрен физкультурага җәлеп итү теләге ел саен массакүләм чарада актив катнашуга этәргеч булып тора.
Әлеге чара сәламәт яшәү образын пропагандалау, массакүләм спортны популяштыру һәм спортның җәйге төрләрен үстерү максатыннан үткәрелде.
Республика авыл хуҗалыгы оешмаларына туңга сөрүне тәүлек буе режимында оештырырга икрәк. Бу хакта шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров сөйләде.
23 сентябрьдә язучы Шамил Рәкыйповның тууына 90 ел тула. Әлеге дата уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында “Кешелеклелекнең дәвамы - батырлык” исемле китап күргәзмәсе куелды.
Татарстан Республикасында 1,4 млн гектар мәйданда ашлык җыелды. Аграрийлар 4,2 млн тонна ашлык җыйдылар. Һәр гектардан уңдырышлылык 30 центнер тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров әйтте.
“Казан” агросәнәгать паркында “Бакчачы көне” күргәзмәсе ачылды. Бу мәйданчыкта республика бакчачылары бәйрәме икенгче мәртәбә уздырыла, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы РӘисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Марат Җәббаров катнашты.
Шимбә көнне, 21 сентябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) иртәнге 6.00 сәгатьтә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге ярминкәләр эшли башлый. Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы бик көтеп ала, бигрәк тә өлкәнрәк буын кешеләр, аның социаль әһәмияте бик зур.
22 сентябрь – язучы Шамил Рәкыйповның тууына 90 ел тула. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Галиҗәнап эзтабар язучы” исемле китап күргәзмәсе куелды. Ш. Рәкыйповның беренче әдәби очерклары, хикәяләре, нәсерләре һәм кече формадагы сәхнә әсәрләре матбугатта 1956 елдан күренә башлый.