ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында, 2019 нчы елның 25 нче сентябрендә Баландыш авыл китапханәсендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен «Ватаныбызның Энҗе бөртекләре» дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрелде. Дәрес Татарстан Республикасының традицияләре, мәдәнияте, истәлекле урыннары белән танышуга багышланган иде.

Әлеге чара 1-4 сыйныф укучылары өчен «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни - белем бирү проекты кысаларында үткәрелде. Кулларга Мәдәни көндәлек алганчы, балалар аның эчтәлеге һәм аны рәсмиләштерү кагыйдәләре белән таныштылар.

"2018-2020 елларга Теләче муниципаль районында Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау" муниципаль программасы һәм Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының 2019 елның 23 августындагы 42 нче номерлы «Теләче муниципаль районы территориясендә «Экстремизмга-ЮК!» айлыгын үткәрү» турындагы карары нигезендә Теләче муниципаль районының «ФОРПОСТ» үзәге директоры Радик Сәйфетдинов район мәгариф бүлеге педагог-психологы Сәйлән Хаҗипова һәм «Олимп» яшьләр үзәге белгече Айгөл Имамиева белән берлектә 18-26 сентябрь көннәрендә район мәктәпләрендә «Терроризм һәм экстремистлык» темасына әңгәмәләр үткәрде.

25 нче  сентябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә " Экстремизмга-ЮК!" айлыгы кысаларында очрашу үтте.

2001 елның 21 сентябрьдә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан халыкара Тынычлык көнен бәйрәм итү турында карар кабул ителде. Шул унайдан,  21 сентябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә,   Халыкара тынычлык көненә багышланган, «Халык жәүһәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән  "Без тынычлык яклы" дип исемләнгән тематик чара узды.  

      Балачак – кеше гомеренең иң матур, иң күңелле чоры. Шушы күңелле чорны балалар бакчасы тагын да тулыландыра, балага киләчәк тормышында  үз урынын табарга этәргеч бирә.

24 сентябрь көнне  Теләче районы делигациясе “Пирамида” мәдәни- күңел ачу комплексында “РИТЭК” һәм “Лукойл” хәйрия фондының X нчы тапкыр үткәрелүче социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.

Иң беренче башлангыч профсоюз оешмасы рәисе А.Р. Хәбирова барлык хезмәткәрләрне  дә бәйрәм белән котлады һәм балалар бакчасы профсоюз оешмасының эшчәнлеге, эш юнәлешләре һәм казанышлары турында сөйләде.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

24 сентябрь көнне Теләче урта мәктәбендә  заман таләпләренә туры китереп эшләнгән,  матур “Үсеш ноктасы” дип исемләнгән үзәк  ачылды .

Халыкара тынычлык көне уңаеннан, Айдар авылы китапханәсе "Тамчы" клубы белән берлектә " Тынычлык, дуслык, туганлык гел янәшә атласын!" дип исемләнгән мәгълүмати дәрес үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International