На данном заседании выступили: руководитель Аппарата Совета Тюлячинского муниципального района Мубинов И.В., заместитель Руководителя начальник отдела по территориальному развитию и инвестиционной деятельности Исполнительного комитета района Миннигулов И.А., начальник МКУ «Отдел образования Исполнительного комитета Тюлячинского муниципального района» Карпова Н.В., директор страховой группы АК БАРС МЕД Тюлячинского филиала Галимов Ф.Ф.
Бөек татар шагыйре Г.Тукай тууына быел 132 ел, ләкин күп еллар узуына карамастан, балалар бакчаларында балалары бу бөек шәхеснең иҗатын өйрәнәләр, шигырьләрен укыйлар, ел саен туган көнен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан 25нсе апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасында тәрбияче Зиннатова И.Н. бик матур, бай эчтәлекле әдәби кичә әзерләгән иде. Әлеге кичәдә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар катнашты.
Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Ул безгә шактый зур иҗат мирасы калдырган . Аның әсәрләре безне акыллы, тыйнак булырга өйрәтә, табигать һәм андагы барлык тереклекне яратырга өнди. Бүген Иске Җөри балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бәйрәм үткәрелде. Чараның максаты: балаларны бөек шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, аның әсәрләренә карата ярату хисе тәрбияләү. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен искә төшерделәр, табышмакларга җавап эзләделәр. Иң ахырдан әлбәттә инде бергәләп “Туган тел ” җырын җырладылар.
Бүген безнең, Шәтке балалар бакчасында, шул көнгә багышлап балалар белән әңгәмә үткәрелде. Балалар “Бала белән Күбәләк” , “Эш беткәч уйнарга ярый” , “Гәли белән Кәҗә”дигән шигырьләр бүенча төшерелгән мультфилимнар карадылар.“
Ил күләмендә аның якты истәлегенә багышланган чаралар үткәрелә. Кызганычка каршы, ул бик кыска гомерле булган. Шуңа да карамастан, бик зур мирас калдырган кешеләрнең берсе ул. Һәр татар баласы аның шигырьләрен укып үсә. Бүгенге көнгә кадәр ул безнең милләтебезнең якты кояшы. Авыр тормышлы, авыру булса да, кыска гына гомере эчендә ул онытылмас эз калдыра алган. Аның истәлегенә һәйкәлләр ачыла, аның исеме белән урамнар атала, аңа багышлап дистә еллар буе чаралар үтә. Без күп милләтле Россиядә, күп милләтле Татарстанда яшибез. Без татар булуыбыз белән горурланабыз, башка милләт кешеләре белән дус-тату яшибез.
2018 елның 25 апрель көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Максабаш авылында яшәүче ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм ялгыз калган олы яшьтәге кешеләргә ярдәм иттеләр. Әлеге хезмәттә волонтерлар да актив катнаштылар. Җитез волонтерлар тиз арада өйдә тәртип һәм чисталык булдырдылар. Әби белән әнгәмә дә үткәреп алырга өлгерделәр. Аларны бигрәк тә сугыш чоры вакыйгалары бик кызыксындыра иде, чөнки Бөек Җиңүгә тылдагыларның да зур өлеше кергән.
25 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә “ Яңа федераль дәүләт стандартлары шартларында башлангыч сыйныфларда актив алымлы технологияләр буенча дәрес” темасына республика семинары булып үтте. Семинарда башлангыч сыйныф укытучылары Т.Ф. Саттарова, Г.З. Фархуллина, Э.М. Кошкина, Р.Р. Шаймарданова, Г.Ф. Нигмәтҗанова , Л.Ф. Алимова югары дәрәҗәдә ачык дәресләр күрсәттеләр, З.Р. Хәлилова, М.А. Миннуллина, А.М. Галиева сыйныфтан тыш чараларда балаларның иҗади кунекмәләрен үстерү юллары белән уртаклаштылар. Республика семинарында Балтач, Арча, Биектау, Кукмара һәм Саба муниципаль районыннан башлангыч сыйныф укытучылары катнашты.
Юл йөрү кагыйдәләрен белгән һәм аларга буйсынган очракта гына без үзебезне юлларда тыныч һәм куркынычсыз тота алабыз. Төп максатыбыз: балаларны юлда һәм урамда хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү.Шушы максат белән безнең балалар бакчасында 25 апрель көнне ачык шөгыль үтте.Иң истә калганы: балаларның “ Светофор” биюе булды. Бу шөгыльгә әйдәп баручы специалист Ягафарова Г.Н. чакырылган иде. Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.
24 апрель көнне Олы Мәтәскә балалар бакчасында район мәгариф бүлегеннән килгән комиссия тарафыннан мониторинг уздырылды. Комиссия составында район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү бүлеге методисты Сәетова А.Н., педагог-психолог Хазипова С.Н., логопед Шаймарданова М.Н., рус теле белгече Ярмиева З. М. килгән иде. Алар мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларның мәктәпкә әзерлеген тикшерделәр. Тәрбияченең һәм балалаларның чыгышларын килгән кунаклар бик ошаттылар.
Шушы коннәрдә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Галимова Н. XVII республика күләм балаларның гүзәллек һәм талант “Мини-мисс Татарстана -2018 ” бәйгесендә сайлау этабында катнашты.