ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2018 ел
сишәмбе

Г. Тукай айлыгы кысаларында, 23 апрель көнне Тәмте - Мәтәскә гомуми белем бирү башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Иҗат аша Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. Китапханәче Шакурова Гөлия үткәргән чараның максаты балаларны  Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру, үлемсез шигъриятенә мәхәббәт уяту иде. Укучылар чарада бик актив катнаштылар, шигырьләрен укыдылар, җырларын җырладылар, әкиятләрен искә төшерделәр. 

Китап күргәзмәсе, шигырь сөйләүчеләр конкурсы, уен-викторина оештырылды. Кичә ахырында Г.Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар күрсәтелде.

Тукайның тормыш юлы белән таныштырылды, нәниләр өчен булган китаплары турында сөйләнелде, шигырьләре укылды. Шулай ук аның әсәрләренә нигезләнеп ясалынган мультфильмнар күрсәтелде.

26 апрель көнне район мәдәният йортының фойесында Теләче җирлекара һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре, район мәдәният йорты белән берлектә,  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан «Һәр буынга яшьтәш Тукай” дип исемләнгән шигърият кичәсе үткәрде.  Әлеге чарага катнашу өчен "Кояшкай", "Аленушка", "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Теләче урта гомуми  белем мәктәбе, "Ак калфак" берләшмәсе әгъзалары чакырулы иде. Чарада үзе язган шигерын Хабибуллина Найлә һәм Г.Тукайның шигырьләрен балалар, олы яшьтәге шигырь сөючеләр укыды. Чарада шагыйрьнең тормыш юлына багышланган  презентация күрсәтелде, китап, кул эшләнмәләре, рәсем күргәзмәсе куелды. Алдан игълан ителгән «Оныкларың, Тукай, бүген сине укый” исемле конкурска нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләр тәбрикләнде. Бәйрәм “ Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Хөрмәтле райондашлар! Яз һәм хезмәт бәйрәме – 1 Май уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез. Бу бәйрәм төрле буын вәкилләренең күңеленә якын, шуңа күрә аны халык бәйрәме дип санарга була. Өлкән буын өчен ул, элеккечә, хезмәт бәйрәме, ә яшьләр өчен яз, табигатьнең яңаруы, киләчәккә өмет. Бу көн һәрберебез өчен шатлык, ачышлар алып килә. Ул туган ягын яратучы һәм үзенең тырыш хезмәте белән аны матур һәм имин күрергә теләүчеләрне берләштерә. 1 Май һәр буын өчен бердәмлек көне булсын.


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

22 – 25  нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиадасының йомгаклау туры узды. Халыкара олимпиадада Теләче урта мәктәбенең 9 сыйныфы укучысы  Якупов Илсаф актив катнашты. Илсаф Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә  дә уңышлы чыгыш ясады. Илсаф  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының III дәрәҗәдәге дипломына  һәм кыйммәтле буләкләргә ия булды.  Илсафны  бу мәртәбәле олимпиадага һәм бәйгегә югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары  З.Н. Асадуллина белән Л.М. Якупова әзерләде. Зур уңышларыгыз белән  котлыйбыз!

Бәйрәмдә районда узган Габдулла Тукай шигырьләре конкурсына нәтиҗәләр ясалды. “Бәби йоклату”, “Киленгә бирнә әзерләү” фольклор күренешләре куелды. Кулъяулык чигү, түбәтәй тегу, татар ризыклары пешерү буенча мастер –класслар узды. Кул эшләре, татар халык ашлары һәм китап күргәзмәләре әшләде. Туган телне, миллилекне саклау, гореф –гадәтләребезне кире кайтару буенча үзеннән өлеш керткән хатын-кызларыбыз  чыгыш ясады. Ахырдан бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Бакча балалары шагыйрьнең әсәрләренә иллюстрация ясадылар,сөекле шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International