ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

Шушы айлык  кысаларында татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 132 еллыгы уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсе "Без Тукайны укыйбыз" акциясе үткәрде. Бу акциядә безнең укучыларыбыз бик актив катнашты. Алар күңелләрендә сакланган Тукай шигырьләрен сөйләделәр.

Шул уңайдан, 20 апрель көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” дип исемләнгән әдәби марафон уздырды. Әдәби марафонда Г. Тукайның шигырьләре укылды һәм китапларына күзәтү ясалды. Чараның максаты: Габдулла Тукайның иҗаты аша туган туфракка мәхәббәт үстерү, яшьләрне патриотик тәрбияләү, аның турында белемнәрен ныгыту, тормышын һәм иҗатын тирәнрәк өйрәнү.

Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Бүген җирле үзидарә органнарына территорияләрнең социаль-икътисади халәте, халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү буенча зур җаваплылык йөкләнгән. Муниципаль хезмәт барлык өлкәләрдә  тирән белем, җаваплылык хисе, үз-үзеңне һәрчак контрольдә тотуны, тәртипле булуны таләп итә. Үз халкыңа хезмәт итүдән дә  дәрәҗәлерәк һөнәр юк.  Сезгә туган төбәгебез, халкыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәр һәм эшләр өчен нык сәламәтлек, барлык якты хыялларыгызның  тормышка ашуын телим.

Бу “КЕЙС” театр коллективының зур сәхнәдә беренче адымы. Бу спектаклне  “Аленушка”, “Кояшкай”, “Шатлык” балалар бакчасынннан һәм Теләче мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, әти-әниләр килгән кунаклар тамаша кылды. Бу театр коллективын киләчәктәдә зур сәхнәбез түрендә югары урыннарда булырлар дип ометләнәбез, аларга алдагы иҗат эшләрендә зур уңышлар телибез. Җитәктеләре сәгат мәктәбенең театр бүлеге укытучылары Ханипова Регина, Муталлапова Гөлфия.

Тукай иҗатында-аның шигырьләрендә, проза әсәрләрендә-бүгенге көннең күп сорауларына җавап табып була. Аның иҗаты безгә һәрчак якын. Районыбызда игълан ителгән Тукай айлыгы кысаларында, 18 апрельдә Алан авылы китапханәсендә, Тукай иҗатына багышланган -“Без-Тукай оныклары”дигән тематик кичә үткәрелде.

 

Чарада Үзәк урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары актив катнашты.

Балалар шагыйрьнең тормыш юлыннан күп яңалык белделәр. Балалар туган як , туган тел, гади халыкның яшәү рәвеше темасы кагылган шигырьләр укыдылар, «Таз», «Шүрәле» әкият – поэмалары белән таныштылар. Викторина барышында әкият һәм шигырьләрнең исемнәрен иллюстрацигә  карап әйттеләр, табышмаклар чиштеләр.

Китапханәче Тукай иҗаты, тормыш юлы белән танышырга мөмкин булган “Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!”дигән темага китап күргәзмәсе әзерләде. Викторина ахрында балалар бик теләп татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын җырладылар.

Чөнки чисталык һәм тәртип урнаштыру- туган җиргә мәхәббәт, хөрмәт тәрбиясе. Йортлар тирәләре,  урамнар, халыкның ял итү  урыннары , оешма территорияләре һәрвакыт җыештырылган булырга тиеш.  1 апрельдән Татарстан Республикасында традицион санитар-экологик икеайлыгы һәм «ЭКОвесна 2018»  республика конкурсы старт алды. Әлеге акция кысаларында  Айдар авыл китапханәчесе мәдәният  йорты хезмәткәрләре белән берлектә мәдәният йорты, китапханә территориясен җыештырырга чыктылар.

Ул китапханә территориясендә җыештыру һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбызның обелиск территориясен кардан чистарту эшләрен уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International