Ямбулат авылы китапханәсе бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан "Я вновь открываю Л.Толстого" дип исемләнгән Республика акциясендә катнашты. Акциянең оештыручысы булып Татарстан Республикасының дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе "Республика балалар китапханәсе" тора. Акциядә катнашканы өчен Ямбулат авылы китапханәсе диплом белән бүләкләнде.
Әлеге дата кешеләрнең игътибарын мәдәни мирасны саклауга юнәлтү максатын күздә тота. Безнең республикабыз тарихи, истәлекле урыннарга, архитектура корылмаларына бик бай. Халкыбызның үткән тарихына карата кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү максатыннан һәм “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында үткәрелгән “Тарихи мирасны бергәләп саклыйк” китапханә дәресеннән укучылар бик канәгать калдылар. Чара азагында укучылар республиканың теләсә кайсы китапханәсеннән китап алу мөмкинлеге бирүче бердәм китап уку билетына ия булдылар.
Күргәзмәдә Габдулла Тукайның китаплары һәм газета-журналлардан алынган мәгълүматлар куелды. Бу күргәзмә аның иҗатын яктырта, аның иҗаты, чын мәгънәсендә, тәрбия китаплары. Китапханәгә килгән һәр китап укучы әлеге күргәзмә белән таныша ала.
Әлеге истәлекле датага багышлап төрле чаралар үткәрелә, һәйкәлләр, тарихи урыннар тәртипкә китерелә. 18 апрель көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә дә һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көненә багышлап күргәзмә оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Безнең республикабыз тарихи, истәлекле урыннарга, архитектура корылмаларына бик бай. Халкыбызның үткән тарихына карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан куелган бу күргәзмәдән китап укучылар бик канәгать калдылар.
Чарага Теләче гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары чакырылды. Укучылар игътибарына Л.Н. Толстойның иҗатына багышланган презентация, «Война и мир» әсәре буенча эшләнгән буктрейлер күрсәтелде. Укучылар викторина сорауларына актив җавап бирделәр һәм «Зеркало русской души» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Балаларга юл йөрү куркынычсызлдыгы кагыйдәләрен өйрәтү, аларда юлда йөрү күнекмәләре формалаштыру мәктәпкәчә белем бирү учреждениясенең төп бурычларының берсе. Иске Җөри балалар бакчасында балаларның гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга өйрәтүче чаралар үткәрелә. Менә бүген дә хезмәтне саклау айлыгы кысаларында, балалар белән “Ни өчен? Нәрсәгә? Ничек?” дип исемләнгән күңелле уен-викторина булып узды. Балалар пазллар җыйдылар, табышмакларга җавап бирделәр, эстафеталарда катнаштылар.
Тикшерүдә Үзәк һәм Әбде мәктәпләре укучылары катнашты.
Тикшерүнең төп максаты: 15 яшьлек укучыларның (2002 елда туган балалар) математика, уку һәм география, биология, физика өлкәсендә осталыкларын бәяләү иде.
Барыгы 23 районнан укучылар катнашты.
17 апрель көнне Үзәк урта мәктәбендә Кукмара, Биектау, Балтач, Арча, Әгерҗе муниципальрайоннарыукытучылары эшләде. Курстан тыңлаучылар 5 нчесыйныфтаинглиз теле дәресен карап, анализладылар (укытучылары Фәхретдинова Альбина Хәйдәр кызы).
17 апрель көнне өстәмә белем бирү педагогы Габдулхакова Алисә Габделхәбир кызы Казан шәһәрендә уздырылган “Өстәмә белем бирүдә сәнгать юнәлешенең программа- методик тәэмин ителеше” дип исемләнгән республика семинарында катнашып кайтты.