17 апрель көнне рус теленнән диктант язсалар, 19 апрельдә әлеге фәннән грамматик биремнәр эшләделәр. Эшләр федераль дәрәҗәдәге биремнәр буенча эшләнелде һәм бердәм критерияләр буенча тикшерелде.
Акциянең максаты – ата-аналар жәмәгатьчелеген татар теле буенча бердәм республика имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштыру. Акциядә 10 ата - ана катнашты.
16 апрелдән 20 апрелгә кадәр Теләче урта мәктәбе базасында 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек уңаеннан тест фәннәре буенча имтихан тапшырып карау булды. Барлыгы 251 укучы катнашты. Нәтиҗәләр 10 көннән билгеле булачак дип көтелә.
Балалар иҗат үзәгеннән түбәндәге номинацияләр буенча катнашучылар түбәндәгеләр: бию коллективлары: “Сюрприз” – җитәкчеләре Баева Зилә Рафаил кызы, “Асылташлар” – Касимова Ләйлә Илмаз кызы, “Балкыш” – Габдулхакова Алисә Габделхәбир кызы; “Мода театры” номинациясендә “Башкорт бизәкләре” һәм “Осетия матурлыгы” – җитәкчеләре Шаипова Раъно Исам кызы. “Сәнгатьле сөйләм” номинациясендә Махмутова Диләрә - җитәкчесе Махмутова Зөлфия Шамил кызы, Самигуллина Зилә – җитәкчесе Сахабиева Люция Заһид кызы, “Декоратив –гамәли сәнгать” номинациясендә- өстәмә белем бирү педагогы Вохмина Гөлия Рашат кызын билгеләп үтәсе килә.
Аның өчен һәрбер әйбер дә яңалык: кояш, яңгыр, курку, шатлык. Бөтенебезгә дә билгеле булганча 5 яшьлек балаларны “почемучкалар” дип тә әйтәбез. Бала мөстәкыйль рәвештә генә бөтен сорауларга да җавап табып бетерә алмый, педагоглар ярдәмгә килә.Теләченең 3нче балалар бакчасында сораулар, логик фикерлүне үстерү, проблемалы ситуацияләрне модельләштерү, ягъни проблемалы өйрәтү методы бик киң кулланыла.
Апрель ае чисталык таләп итә торган ай. Бөтен дөнья яшәрә, яшелләнә. Ләкин табигать уяну белән без дә игьтибарсыз калмаска тиеш. Кар астыннан чыккан чүпләрне җыештыру, карлар тарату безнең язгы иң мөһим эшләр. Лесной балалар бакчасында да коллектив белән җыелып өмәгә чыктык. Бакча тирәсендә кипкән җирләрне себереп, чүпләрен түктек, чәчәк клумбаларын чистарттык, карлар тараттык. Бергә эшләгәндә күңелле, эшләгән эш тә күзгә бик тиз күренә. Бакча тирәсе чиста булгач, матурланып китте, кешеләр килгән вакытта да рәхәт.
Билгеле булганча, сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе: саулык булганда гына кеше үзенең теләгенә ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Теләче 2нче балалар бакчасы педагоглары уку елы дәвамында балаларны физик яктан үстерү, аларның сәламәтлеген ныгыту, балалар һәм аларның әти-әниләрен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча максатчан эш алып баралар. Бу көннәрдә дә, балалар бакчасында балалар һәм аларның әти-әниләре арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, “Без – сәламәт яшәү рәвеше өчен” атналыгы уза.
Кар астыннан чыккан чүпләр җыелды һәм карлар таратылды. Әле тагын өмәләр уздыру күздә тотыла.
17 апрель 2018 ел көнне “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясе җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булып узды. Бу көнне үзләрен борчыган сораулар белән граңданнар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафкәть Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкинага мөрәҗәгать иттеләр. Гүзәлия Тәлгатовна мөрәҗәгать итүчеләрне игътибар белән тыңлады, файдалы тәкъдимнәрен җиткерде һәм ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.
Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района повторно сообщает Вам о возможности размещения информации о работодателях задерживающих выплату заработной платы и выплачивающих ее в «конвертах» в государственную информационную систему «Народный контроль» по направлению «Серый» рынок труда».