ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

26 июль көнне Әбде авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен «Җәйге карусель» дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Балалар мавыктыргыч әдәби сәяхәткә чыктылар, анда «Сказочная пора», «Мульт-викторина», «Загадки из кузовка» викторина сорауларына җаваплар таптылар. «Горячая картошка», «Глухой телефон», «Города», «Путаница» кебек хәрәкәтчән уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар, анда балалар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Әлеге чара балаларга яхшы тәэсир һәм күтәренке кәеф бүләк итте.

Җәй көне мәдәният хезмәткәрләре алдында балаларның ялларын кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрү дигән максат куела. Шуны истә тотып, 25 июль көнне мәдәният һәм ял паркының спорт мәйданчыгында балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Олимп» яшьләр үзәге белән берлектә «Безнең ишегалды уеннары» дигән җәйге күңел ачу программасы үткәрделәр.

Абде авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә балалар мәйданчыгында “В память о Белых ангелах Донбасса” акциясе кысаларында хәтер сәгате үткәрде.

          26 июль көнне Теләче муниципаль районы «Низамов М.Х.» крестьян-фермер хуҗалыгында ашлык  җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

          Ашлык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән  тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның  документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.

          26 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыгында ашлык  җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

          Ашлык җыю комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән  тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның  документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.

Казанда «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары белгечләре уйлап тапкан «Акыллы Уеннар» проекты  буенча оештырылган укулар кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы  уен комплектларына ия булды. Әлеге укуларда Минһаҗева Г.Р.- музыка җитәкчесе катнашты.

Әмма аларны ничек итеп кызык, бай һәм файдалы үткәрергә соң? Гел интернетта гына утырып, ял көннәрен уздыру бер дә дөрес булмас.    24 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларның  ялын тагын да кызыклырак итү максатыннан мәдәният йорты бакчасында күңелле уеннар оештырдылар. “Күңелле каникуллар” дип исемләнгән чарада балалар кызыклы викториналарда, эстафеталарда, төрле  спорт уеннарында көч сынаштылар.

«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “На пути к мастерству” дип исемләнгән мастер-класс узды. Китапханәчеләр балаларны  ыргак белән бәйләү серләренә өйрәтте. Чарада катнашучыларга эш өчен җепне ничек сайларга, бәйләү өчен ыргакны ничек дөрес тотарга, элмәкләрне ничек җыярга, нинди ыргаклар була һәм кайсылары иң уңайлы икәнен аңлаттылар. Алар һәр бала янына килеп, элмәкләрне җыярга һәм баганаларны бәйләргә өйрәттеләр. Барлык кызлар да бик тырыштылар һәм чарадан канәгать калдылар.

Һәр җәмгыятьнең үз мәдәнияте бар. Мәдәният безнең тормышка тумыштан ук керә.  24 июль көнне Шармыш авылы китапханәчесе «Мир дом твоему: традиции и обычаи русского народа» рус фольклоры сәгате үткәрде.

Теләче үзәк китапханәсендә СССР һәм Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, “Хезмәт ветераны”, “Прокуратура ветераны”, Татарстан Республикасының атказанган юристы, дистәләгән мактау грамоталары иясе, якташ язучыбыз Фәнил Ислам улы Галиевның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Кабатланмас шәхес” дип исемләнгән күргәзмә эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International