Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы уен комплектларына ия булды.

2024 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Казанда «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары белгечләре уйлап тапкан «Акыллы Уеннар» проекты  буенча оештырылган укулар кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы  уен комплектларына ия булды. Әлеге укуларда Минһаҗева Г.Р.- музыка җитәкчесе катнашты. «Акыллы Уеннар» –  «Бала-Сити»  белем бирү оешмасының уникаль белем бирү программасы. Ул балалар бакчаларындагы сабыйларга туган телне өйрәтүне, аларның  фикерләү сәләтен үстерүне күздә тота. Проектны «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре Татарстан  Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

«Бу уеннарның безгә эләгүе - зур бәхет. Алар ярдәмендә сабыйларның белем дәрәҗәсен үстерербез. Уеннарны ышанып тапшырганнары өчен рәхмәт. Без ышанычны акларга тырышырбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International