Әмма аларны ничек итеп кызык, бай һәм файдалы үткәрергә соң? Гел интернетта гына утырып, ял көннәрен уздыру бер дә дөрес булмас. 24 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларның ялын тагын да кызыклырак итү максатыннан мәдәният йорты бакчасында күңелле уеннар оештырдылар. “Күңелле каникуллар” дип исемләнгән чарада балалар кызыклы викториналарда, эстафеталарда, төрле спорт уеннарында көч сынаштылар.