Бу бәйрәмдә авыл халкы,мәктәп укутучылары,укучылар катнашты . Бәйрәмнең иң кадерле кунаклары тыл ветераннары булды. Соңыннан тыл ветераннарына чәй эчертү оештырылды.
Билгесез солдат һәйкәленә венок куелганнан соң, авыл халкы Шармыш мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән «Не смолкнет слава тех далёких лет» исемле концерт карарга клубка уздылар. Чара чәй табыны артында дәвам итте.
Бәйрәмне тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын үзенеӊ котлавы белән Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Мараков Р.Р. башлап җибәрде. Районнан килгән кунак Галиуллин И.И. шулай ук өлкәннәребезне җиңү көне белән тәбрик итте. 5-9 сыйныф укучылары әдәби-музыкаль композиция, концерт күрсәттеләр. Концерттан соӊ бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Бәйрәм ахырында укучылар билгесез солдат һәйкәленә венок куйдылар.
Бөек Ватан сугышы тәмамланып, илебез өстенә тынычлык иңгәнгә 72 ел. Җиңү көнен 72 елдан соң каршыларга ветераннар гына түгел, табигать үзе дә әзерләнде: кичтән яңгыр яуды, иртән исә җылытып, юлларны, сукмакларны яшеллеккә төреп куйды. Табигать үзе дә тантана итте бу көнне.
Әңгәмә “Кояш турында ниләр беләсез?” дигән сорау белән башланып китте. Балалар үз белемнәре белән сөендереп, кояш турында кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр, шигырьләр укыдылар. Иҗади остаханәдә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтеп кояшны рәсемгә төшерделәр.
7 май көнне Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты, авыл җирлеге белән берлектә Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган “Безгә җиңү җиңел бирелмәде, шуңа кыйммәт безгә тынычлык” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде. Кичәдә яңгыраган сугыш чоры җырлары, сәхнәләштерелгән күренешләр шигъри әсәрләр белән үрелеп барды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Бу очрашу сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, өлкән буын вәкилләре, балалар хәтерендә матур истәлекләр калдырды.
Укучылар язучының иҗаты белән аның күргәзмәгә куелган әсәрләре һәм башка материаллары аша таныша алалар.
Бөек Ватан сугышының дәһшәтле көннәре елдан - ел ераклаша барса да, ул коточкыч вакыйгаларны без беркайчан да онытмыйк. Шул уңайдан, 8 май көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Сугыш чоры балалары белән чәй табыны артында “Тыныч көннәр өчен мең рәхмәт!” исемле тематик кичә үтте.
Бәйрәмдә тыл ветераннары катнашты. Митинг барышында клуб каршындагы обелискка веноклар куелды. Шул ук вакытта мәктәп укучылары обелиск янында сакта тордылар.
Китапханә каршында "Үлгәннәрнен каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!" дип исемләнгән күргәзмә куелды һәм аңа күзәтү үткәрелде.
Бәйрәмне оештыруда Айдар мәдәният йорты коллективлары, Айдар башлангыч һәм Олы Нырсы мәктәбе укучыларының көче зур булды. Ветераннарыбызга, тыл ветераннарына багышлап җырлар, шигырьләр яңгырады. Кунакларыбыз әзерләнгән концерт прогарммасын яратып карадылар, үткән дәһшәтле көннәрне искә алып үттеләр. Һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр куелганнан соң, чәй табыны артына уздылар, истәлеккә фотоларга төштеләр.