6 май көнне Иске Җөри авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына карата зур бәйрәм чарасы үткәрелде.

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Бәйрәмне   тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын  үзенеӊ котлавы белән Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы   Мараков Р.Р. башлап җибәрде.  Районнан килгән кунак Галиуллин И.И. шулай ук өлкәннәребезне  җиңү көне белән тәбрик итте. 5-9 сыйныф укучылары әдәби-музыкаль композиция, концерт күрсәттеләр. Концерттан соӊ бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Бәйрәм ахырында  укучылар билгесез солдат һәйкәленә венок куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International