Бөек Ватан сугышы тәмамланып, илебез өстенә тынычлык иңгәнгә 72 ел. Җиңү көнен 72 елдан соң каршыларга ветераннар гына түгел, табигать үзе дә әзерләнде: кичтән яңгыр яуды, иртән исә җылытып, юлларны, сукмакларны яшеллеккә төреп куйды. Табигать үзе дә тантана итте бу көнне.
9 май көнне район халкы елдагыча бәйрәм митингына җыйналды. Оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр, балалар, мәртәбәле кунаклар ил өчен яу кырында көрәшкән якташларыбыз истәлегенә чәчәк бәйләмнәре салырга, аларны кабат искә алырга чыктылар. Бәйрәм митингысында 2200 райондашыбыз катнашты. 150 кеше мәйданнан “Үлемсез полк” маршы белән узды. Ә ул көннең иң кадерле кунаклары, билгеле инде, сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары иде. Өлкәннәребезнең дулкыланулары йөзләрендә үк күренде.
Татаналы митингны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ачып җибәрде. Аннан соң ветераннарны ТР Юл хуҗалыгы һәм транспорт министры урынбасары Артем Чукин котлады.Шулай ук тантанада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов та катнашты. Район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны,ветераннарның Айдар авыл җирлеге башлангыч оешмасы җитәкчесе Иван Егоров, яшь буын вәкиле, Теләче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Айзат Бариев тәбрикләү сүзе белән чыкты. Сугышчан җырлар, хәрби биюләр кунакка килгән ветераннарны, сугыш чоры балаларының хәтерен кабат яңартты. Өлкәннәребезнең һәм тантанада катнашучыларның күңелен күрер өчен район мәдәният йорты үзешчәннәре, район Балалар сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче тынлы оркестр зур тырышлык куйды. Соңгылары әлегедәй дәрәҗәле бәйрәмдә тәүге тапкыр чыгыш ясый. Һич кенә дә беренче коймак төерле булды диясе килми. Аның каравы, инструментларда үзебезнең балалар уйный. Үзебезнең тынлы оркестр. Азактан “Җиңү көне” җырын башкарган район мәдәният хезмәткәрләре хоры чыгышы да бик тәсирле, бәйрәм концертының үзенчәлеге булды.
Сугыш кырында ятып калган, яудан кайткач, туган җирендә башын салганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Тәбрикләүләрдән соң батыр якташларыбызның истәлегенә Мәңгелек ут янындагы һәйкәл-обелискка веноклар салынды. Илгә-көнгә тынычлык, иминлек теләп күгәрченнәр, шарлар зәңгәр күккә күтәрелде.
Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң сугыш һәм тыл ветераннары чәйгә чакырылды. Ә яшь буын ял паркында бәйрәм итте. Алар өчен өчен спорт ярышлары (футбол, балалар өчен сумо көрәше, ераклыкка гер ату, аркан тартышу) үткәрелде, балалар өчен төрле аттракционнар эшләде, паркның түрендә төрле тәм-том белән сәүдә итүче кибетләр гөрләде.
Кичен исә “В бой идут одни старики” исемле фильмы күрсәтелде, шулай ук яшьләр өчен бәйрәм дискотекасы да оештырылды.
Фәнил Нигъмәтҗанов.