7 май көнне Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты, авыл җирлеге белән берлектә Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган “Безгә җиңү җиңел бирелмәде, шуңа кыйммәт безгә тынычлык” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде. Кичәдә яңгыраган сугыш чоры җырлары, сәхнәләштерелгән күренешләр шигъри әсәрләр белән үрелеп барды. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Бу очрашу сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, өлкән буын вәкилләре, балалар хәтерендә матур истәлекләр калдырды.