Әңгәмә “Кояш турында ниләр беләсез?” дигән сорау белән башланып китте. Балалар үз белемнәре белән сөендереп, кояш турында кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр, шигырьләр укыдылар. Иҗади остаханәдә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтеп кояшны рәсемгә төшерделәр.