Бәйрәмне оештыруда Айдар мәдәният йорты коллективлары, Айдар башлангыч һәм Олы Нырсы мәктәбе укучыларының көче зур булды. Ветераннарыбызга, тыл ветераннарына багышлап җырлар, шигырьләр яңгырады. Кунакларыбыз әзерләнгән концерт прогарммасын яратып карадылар, үткән дәһшәтле көннәрне искә алып үттеләр. Һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр куелганнан соң, чәй табыны артына уздылар, истәлеккә фотоларга төштеләр.