Һәр яшьтәге кешенең үзенең яраткан китап дөньясы: үзенең әдәби зәвыклары, кызыксынулары, темалары бар. 15 гыйнвар көнне китапханә хезмәткәрләре яшь укучыларга яңа китаплар дөньясына чумарга тәкъдим иттеләр һәм «Исәнме, мин яңа китап!» дип исемләнгән китап-иллюстратив күргәзмәгә күзәтү ясадылар. Китапханәчеләр китапханәгә килгән яңа әдәбият турында сөйләделәр.
Ләкин чынлыкта исә, бу - кул эшенең иске төре. Келәм чигүе - гадәти булмаган келәмнәр, салфеткалар чигәргә мөмкинлек бирә торган алым. Кул эшенең мондый төре киң таралган һәм гадәти булмаган пледлар, мендәрләр, келәмнәр, пәрдәләр ясау өчен кулланыла. Шулай ук келәм чигүне тыгыз тукымадан эшләнгән һәм шундый чигү техникасында табыла торган күләмле элмәкләр белән яхшы ярашкан кием бизәү өчен кулланалар. Күкчә авыл китапханәсендә келәм чигүе буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер-класска килүчеләр энә тотарга, тукымага рәсемне күчереп, картиналар чигәргә өйрәнделәр.
Теләче үзәк китапханәсе #"ТукайныБергәләпУкыйбыз" республикакүләм проектын дәвам итеп, 22 гыйнвар көнне “Тукай мирасы” китап укучылар клубы белән очрашу уздырды. Әлеге чарада Габдулла Тукайның “Кышкы кич” шигыре укылды һәм аның тирән мәгънәсе турында фикер алышынды. Очрашу барышында катнашучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып, аның әсәрләренең рухи кыйммәтләре турында җылы сүзләр әйттеләр. Бу очрашу Тукай иҗатын тагын да якынрак белергә һәм аның мирасына хөрмәт белән карарга мөмкинлек бирде.
Теләче үзәк китапханәсе #"ТукайныБергәләпУкыйбыз" республикакүләм проектын дәвам итеп, 22 гыйнвар көнне “Тукай мирасы” китап укучылар клубы белән очрашу уздырды. Әлеге чарада Габдулла Тукайның “Кышкы кич” шигыре укылды һәм аның тирән мәгънәсе турында фикер алышынды. Очрашу барышында катнашучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып, аның әсәрләренең рухи кыйммәтләре турында җылы сүзләр әйттеләр. Бу очрашу Тукай иҗатын тагын да якынрак белергә һәм аның мирасына хөрмәт белән карарга мөмкинлек бирде.
Әдәби батлда иң актив һәм талантлы яшь укучылар ярышты. Чара Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан оештырылды. Әдәбият дөньясындагы дусларча ярыш укучыларга белемнәрен арттыру белән беррәттән онытылмас мизгелләр дә бүләк итте.
3 нче сыйныф укучысы Гайнетдинов Райнур Республика күләмендә үткәрелгән “Мин һәм Кызыл китап”дигән экология конкурсында катнашып, Грамота белән бүләкләнде, җитәкчесе Тимербайева Ф.М.-га Рәхмәт хаты тапшырылды. Котлыйбыз!
Балаларга кышлаучы кошлар турында мәгълүмат бирелде, җимлекләр ясалды. Ясалган җимлекләргә бөртекләр салып, агачка урнаштырылды. Кышлаучы кошларны ашату-кешелеклелек күрсәтүнең һәм яхшылыкның катлаулы булмаган һәм күңелле ысулы. Без балаларны шул рәвешле табигать ритмнары белән таныштырабыз, ә алар, кошларны күзәтеп һәм аларга ярдәм итеп, күп нәрсәгә - игелеккә, шәфкатьлелеккә, хезмәт сөючәнлеккә өйрәнәләр.
Михаил Евграфович Салтыков-Щедринның тууына 200 ел тулу уңаеннан Шармаш авыл китапханәсендә «Михаил Евграфович Салтыков-Щедрин-Гений сатиры» исемле күргәзмә эшләнде һәм аңа күзәтү үткәрелде.
Бүген Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында «Республика башкарма хакимият органының, җирле үзидарә органының һәм коммерциягә карамаган оешманың – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагының иң яхшы архивы»конкурсының икенче этабы узды.
Террорчылык үзенең барлык формаларында һәм чагылышларында, үзенең масштаблары һәм интенсивлыгы, үзенең кешелексезлеге буенча хәзерге вакытта глобаль әһәмияттәге иң кискен һәм көнүзәк проблемаларның берсенә әверелде. 20 нче гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә «Терроризм: уяу булыгыз» исемле күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде. Террорчылык актлары еш кына массакүләм кеше корбаннары китерә, кайчакта торгызылырга мөмкин булмаган матди һәм рухи кыйммәтләрне җимерә, дәүләтләр арасында дошманлык тудыра, сугышлар, милли һәм социаль төркемнәр арасында ышанмаучанлык һәм нәфрәт тудыра, аларны кайчакта тулы бер буын гомере дәвамында җиңеп булмый.