Алар фикерләүне үстерергә ярдәм итә, безне акыллырак итә һәм тирәнрәк уйларга өйрәтә. Табышмаклар бик кыйммәтле һәм мөһим, алар инде күп гасырлар яшәп килә. Табышмак-ул нәрсәнедер тасвирлау гына түгел, ә аның үзлекләре һәм характеристикалары турындагы сорау. Шуңа күрә җавапны аңлар өчен, уйларга һәм сүзнең нәрсә турында барганын аңларга кирәк. Табышмаклар-халык авыз иҗатының бер өлеше, әкият һәм тарихларның үзенчәлекле төре. 20 нче гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Табышмакка җавап тап” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Аның максаты-катнашучыларны табышмаклар белән таныштыру һәм аларга акыл сәләтләрен үстерергә ярдәм итү.
Кайвакыт бу белмәү, кайчак игътибарсызлык аркасында була. Ә безнең хокукый белемсезлегебез безне җаваплылыктан азат итми. Әмма нәрсә генә булмасын, без үзебезнең хокукларыбызны һәм бурычларыбызны белергә тиеш. Һәм без дәүләтебезнең хокукый нормалары белән никадәр иртәрәк таныша башласак, хокукларыбызны белү һәм үзебезнең гражданлык абруебызны яклау җиңелрәк булачак. 17 январь көнне Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, хокукый мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәр өчен, яшьләр белән «Яшьләр һәм хокук» исемле телдән журнал оештырдылар.
Китап дөрес киңәшче, уйларга, фикерләргә өйрәтүче якын дус ул. Шәтке авыл китапханәсендә 17 нче гыйнвар көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында өлкән сыйныф укучылары өчен “Әкиятне таны» дип исемләнгән әдәби квест үткәрелде. Чарада катнашучылар яраткан әкиятләре буйлап сәяхәт ителәр һәм яраткан геройларының кемнәр икәнен белделәр, шулай ук викторина сорауларына җаваплар таптылар.
2026 елның 20 гыйнварында Теләче районының МБГУ «Кече Кибәхуҗа төп гөмуми белем бирү мәктәбе»ендә «Кар чанасы» темасына «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Анда ТРның Теләче районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеге баш дәүләт инженеры-инспекторы Баев Ильфар Робертович тарафыннан квадроцикллар, кар чаналары белән идарә иткән вакытта юл һәлакәтләренә китерергә мөмкинлеге, шулай ук куркынычсызлык чаралар турында дәрес үткәрде. Әңгәмә барышында кар чанасын куллану өчен аларны теркәү, йөртү таныклыгына укыту һәм җәза чаралары, шулай ук соңгы елларда Татарстан Республикасында кар чаналары катнашындагы һәлакәтләр статистикасы турында сүз барды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.
Наркомания – хәзерге заманның төп әфәтләрнең берсе. Әлеге чараның төп максаты - яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Сөйләшүне мәдәният хезмәткәрләре алып барды. Алар яшьләргә наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында аңлаттылар һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.
Габдулла Тукай- татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милли горурлыгы. 17 нче гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмә киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. Анда Тукайның тормышы һәм иҗат юлы турында китаплар, шагыйрьнең төрле елларда нәшер ителгән басмалары, Тукай турында кызыклы фактлар белән танышырга мөмкин.
Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында «Алдангылар кайгыртучанлык белән» хәйрия акциясе узды, аның барышында үз кулларың белән песигә уенчык ясарга кирәк иде!
Бүген без кече дусларыбызга кайгыртуның бер өлешен бүләк иттек!
2026 елның 17 гыйнварында «Батыр» спорткомплексында 2012-2013 елгы, 2014-2015 елгы һәм 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында «Күн туп – мәктәп футбол лигасы» футбол буенча Бөтенроссия ярышларының муниципаль этабы узды. Ярышларда 12 команда катнашты.
Китапханә хезмәткәрләре балаларга әлеге сүзнең нәрсә аңлатуын, коррупция барлыкка килүнең сәбәпләрен һәм аның белән көрәшү ысуллары турында сөйләделәр. Чарада укучылар ребуслар чиштеләр һәм коррупция темасына викторина сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук, «Ришвәт нәрсә ул?» һәм «Ришвәт бүләктән нәрсә белән аерыла?» темаларына фикер алыштылар.
Чара азагында әңгәмәдә катнашучыларның һәммәсе дә коррупция – начар күренеш һәм законга каршы бара, шуңа күрә һәрвакыт гадел булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
16 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсендә Теләче районы имам мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнашында күренекле татар мәгърифәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи истәлегенә багышланган әдәби уку булып узды. Чара программасы бай һәм эчтәлекле булды. Чыгыш ясаучылар китапханәләр директоры Ризидә Дәүлиева аның тормыш юлы, үткәне һәм гыйльми хезмәтләре белән таныштырса, методик һәм библиографик бүлек җитәкчесе Наилә Садыйкова тарихи китапларыннан өзекләр китереп аның иҗатына тукталды.