28 февраль көнне район мәдәният йортында Теләче җирлекара китапханәсе тарафыннан әзерләнгән Пушкин картасы кысаларында якташыбыз, танылган эшмәкәр һәм язучы, Равилә Шәйдуллинаның 75 яшьлек юбилее уңаеннан “Сәүдәгәр һәм шагыйрьлек без татарның канында” дип исемләнгән иҗат кичәсе булып узды.
Һәр гаиләнең үзенә генә хас булган тарихы, ерак әби -бабайлардан калган якты хатирәсе, ядкаре бар. Элек-электән әби-бабаларыбыз матурлыкка омтылганнар. Аларның матурлап, бизәп эшләнгән бишекләре, сандыклары, күңел нурын сибеп чиккән алъяпкыч-сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары моны исбатлый.
2024 елның 22 февралендә Югары Кибәхуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары 2024 елгы Татарстан Республикасы һөнәри осталык буенча чемпионатының төбәк этабының «Вожатый эшчәнлеге» (юниорлар) компетенциясе буенча челтәр этабында катнаштылар.
2024 елның 29 февралендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында Теләче районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбияләнүчеләре арасында «Яшь оста» төбәкара чемпионатының муниципаль сайлап алу этабы узды. 26 катнашучы үзләренең һөнәри осталыкларын «Пешекче эше», «Декаратив - кулланма сәнгать», «Чәчтараш сәнгате», "Ресторан сервисы", «Рәсем сәнгате», «Кондитерлык эше»ләрендә күрсәттеләр.
28, 29 февраль көнне районыбыз мәктәпләре укучылары “Киләчәк уеннары” Халыкара спорт турнирында булып кайттылар. Алар турнирда Standoff 2, Лазертаг, MLBB (типа Доты), Yota Фиджитал MOBA уеннарын карадылар.
Укучылар үзләре фотографияләр конкурсында катнаштылар, фойеда компьютер уеннарында уйнадылар, уен персонажлары белән фотога төштеләр.
Ватанны саклаучылар көне – ул Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, ата-бабаларыбызга, илебез тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт, үткәндәге, шулай ук бүгенге көндәге хезмәт һәм сугыш батырлыклары символы булып тора. Бәйрәм уңаеннан Баландыш мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Батыр йөрәкле ир-егетләребез” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Авылның яшь, батыр егетләре, ике командага бүленеп, зирәклектә, җитезлектә һәм уңганлыкта көч сынаштылар. Чара күңелле уеннар, матур чыгышлар белән үрелеп барды.
26 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Әкияттә кунакта» дигән кычкырып укулар уздырылды.
Әлеге бәйрәм-геройлык, батырлык һәм намуслылык бәйрәме! Ватан сакчысы булу Россиядә һәрвакыт хөрмәтле һәм дәрәҗәле саналган.
Безнең районнан 3 укучыдан торган команда катнашты. Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Минһаҗева Исламия призер булды.Призерны әзерләгән укытучы: Бикчәнтәева Диләрә Мәүлетҗан кызы. Укучыны һәм укытучыны бу зур җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
2024 елның 25-28 февралендә Теләче муниципаль районының 9-11 сыйныф укучылары командасы инглиз теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында катнашты.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча Баландыш төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Заһидуллина Нүрфия призер булды (укытучысы: Заббарова Гөлнара Нәҗип кызы).