28 нче февраль көнне «Киләчәк» Яшьләр үзәгендә «Без бергә» балалар сәнгать иҗаты милли фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Фестивальнең район этабында район мәгариф учреждениеләреннән иң яхшы башкаручылар һәм иҗат коллективлары 8 номинациядә чыгыш ясадылар. Жюри призлы урыннарны билгеләде. Гран прига ия булучылар фестивальнең зона турында катнашачак.
Шәдке авылы мәдәният хезмәткәрләре "Солдатлар Ватанны саклый" дигән тематик кичә үткәрделәр. Алар чарада катнашучыларга ни өчен нәкъ менә 23 февральдә илебезнең тынычлыгын саклаучыларны Ватанны саклаучылар дип йөртүләре турында сөйләделәр. Бәйрәмгә бүгенге көндә Армия сафларында хезмәт итүчеләрнең әти-әниләре чакырылган иде. Армиянең барлыкка килү тарихы, аның сугышчан үткәне, армиянең бүгенге хәле белән таныштылар. Бөек Ватан сугышы геройларының, Ватан геройларының исемнәрен искә төшерделәр. Кичә чәй эчү белән тәмамланды.
Субаш авылы китапханәчесе урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Замана чире - Наркомания» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче наркоманиянең зыяны, наркоманнарда нинди авырулар таралуы, халыкның сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү эше ничек алып барылуы турында сөйләде. Чара ахырында укучылар наркотик препаратларның зыяны турында «Җирнең бөтен төсләре –наркотикларга каршы» дип исемләнгән тематик буклетларга ия булдылар.
Ир-атлар - ил терәге, гаиләнең төп таянычы да. 24 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәкәрләре “Сез безнең өчен терәк” дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрделәр. Бәйрәмдә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашыбыз Шайхутдинов Рифат Рәшит улы да катнашты. Аны тамашачы көчле алкышларга күмеп каршы алды. Кичә матур җырлар, биюләр, скетчлар белән үрелеп барды.
Пушкин картасы кысаларында Максабаш авыл китапханәсендә «Әдәби табышмак» дип исемләнгән интеллектуаль уен узды. Ике командага бүленеп, катнашучылар китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Уен сораулары һәм биремнәре төрледән төрле иде. Әкият героен белергә, кыскача эчтәлеген әйтергә, рәсемдән язучыларны танырга, шигырьләрдән өзекләрне искә төшерергә, әсәрләрне укып, аның авторын белергә, кроссвордлар һәм викториналарны чишәргә.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсе хезмәткәрләре авылыбыз яшьләре белән «Будем Родине служить» дип исемләнгән конкурс үткәрделәр. Авылыбыз егетләре ике командага бүленеп көч сынаштылар.
2024 елның 22 февралендә “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә Алдынгылар хәрәкәте Кубогына 2007-2009, 2004-2006 нчы елларда туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча ачык район беренчелеген үткәрде.
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарганга 35 ел тулуга багышлап Кукчә авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре «Афганская война – в судьбе моих земляков» темасына батырлык дәресе үткәрделәр. Китапханәче сугышта катнашканнарга һәм аларның гаиләләренә күпме сынаулар аша үтәргә туры килгәне турында сөйләде. Балалар Әфган сугышында катнашкан якташлары белән дә танышты, илебез тарихында калган куркыныч сугыш турында белемнәрен киңәйтте.
Туган телдә безнеж телебез ачыла, беренче җөмләләребезне сөйлибез һәм ачык итеп үз фикерләребезне әйтәбез.
2024 елның 24-25 февралендә Агерҗе шәһәрендә кул сугышы буенча 6-7, 8-9, 10-11 яшьлек балалар арасында «Яшь кул көрәшчесе " республика фестивале узды. Әлеге ярышларда «Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгенең» өстәмә белем бирү педагогы Виктория Евгеньевна Белоусова командасы катнашты.