ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2024 ел
сишәмбе

Казан шәһәренең 20 нче гимназиясендә" Алиш эзләреннән" XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды.Безнең Алан урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Гайфуллина Фәридә чыгыш ясады һәм лауреат исеменә лаек булды.Әлеге җыентыкта Фәридәнең шигыре урын алды.


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы нигезләмәсе нигезендә 29 февральдә Балалар иҗаты үзәгендә балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы республика конкурсының «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсының муниципаль туры узды.

     01 мартта өстәмә белем бирү педагогы Рамил Рәсип улы Гатиятов җитәкчелегендәге чаңгычылар командасы «АрскМеталл» призына Ф.К. Гарафиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары буенча Арча муниципаль районының ХІІI традицион ачык беренчелегендә катнашты  .           

2024 елның марты шундый мөһим даталарга бай. Шул уңайдан, 1 март көнне Теләче балалар китапханәсендә «Юбиляр язучылар» дигән китап күргәзмәсе төзелде.

Бәйрәм алдыннан Субаш авлы китапханәчесе яшь укучылар өчен бәйрәм открыткасы ясау буенча мавыктыргыч мастер-класс әзерләде. Чара барышында балалар үз куллары белән открыткалар ясадылар һәм анда җылы теләкләр һәм котлауларын яздылар.

Чара котлаулар һәм матур теләкләр әйтү белән башланды. Кичәдә катнашучылар бер-бер артлы «Патриот», «Көч белән сугышмыйлар, ә осталык белән», «Яхшы җыр белән хезмәттә кыйммәтрәк», «Ирекне кулыңа җыеп», «Шәфкать туташы», «Аякта көч һәм башта тынычлык», «Военкор» исемле конкурсларларда катнаштылар, Россия герой-шәһәрләрен фаразладылар, мәкальләр укыдылар, җырлар җырладылар. Катнашучылар барлык биремнәрне дә лаеклы үтәделәр.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне, ул – көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме. Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. 23 февраль көнне бәйрәм уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә “Ватанга хезмәт итәм!” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.

Ул - армия сафларында хезмәт итү. Балачактан ук без солдатлар һәм аларның батырлыклары турында әкиятләрдән укып беләбез. Үзенең зирәклеге, кыюлыгы һәм тапкырлыгы белән солдат - легендар әкият героена әверелә. 21 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Солдат зирәклеге» дип аталган уен-викторина үткәрелде. Китапханәче укучыларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Аннары яшьләр ике командага бүленеп, 4 турдан торган бәйгедә катнашып, белемнәрен сынадылар.

Шуның яртысы диярлек юкка чыгу куркынычы астында тора. Гомумән, соңгы өч гасыр аралыгында күп телләрнең акрынлап бетә баруы күзәтелә.  Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле.

Казан шәһәрендә 9-11 сыйныф укучылары өчен рус әдәбияты фәне буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы һәм 8 сыйныф укучылары өчен  республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан 3 укучыдан торган команда катнашты. Теләче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Хәмидуллина Әдилә һәм Хәмидуллина Камилә республика олимпиадасында призер булдылар, ә Үзәк урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Заһидуллина Сабина Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призер булды! Призерларны әзерләгән укытучылар: Мөхәммәтшина Раилә Рәҗәп кызы һәм Заһидуллина Илнария Камил кызы. Укучыларны һәм укытучыларны бу зур җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International